+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Отпуск вакытында сөйгәненә тәкъдим ясаган

Яшьләргә бәхет телик.

Отпуск вакытында сөйгәненә тәкъдим ясаганОтпуск вакытында сөйгәненә тәкъдим ясаган
Отпуск вакытында сөйгәненә тәкъдим ясаган

Октябрьский шәһәреннән махсус хәрби операциядә катнашучы Айнар кыска вакытлы ялда үзенең сөйгән кызы Миланага тәкъдим ясаган. Әлеге хәл Октябрьский нефть колледжында була. Егет биредә укып чыккан, хәзер Милана да шунда укый.

Колледжны тәмамлаучы студентлар белән очрашуга килгән һәм алар өчен «Батырлык дәресе» үткәргән. Шунда ук егет Милананың кулын сораган.

Егет сүзләренчә, ул махсус хәрби операция зонасында ел ярымнан артык хезмәт итә.

- Хатыным мине һәрнәрсәдә хуплый – бу минем аны бик нык яратуымның бер сәбәбе, - ди ул.

4 апрель көнне пар рәсми рәвештә Октябрьскийның никахлашу сараенда никахларын теркәгән.

Фото: bash.news

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас