+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Илнур яугирләрнең гомерләрен коткара

Ашыгыч медицина ярдәме һәм һәлакәтләр медицинасы үзәгенең Уфадагы Калинин подстанциясенең ашыгыч ярдәм фельдшеры Илнур Хәсәнов 2023 елның июненнән контракт буенча махсус хәрби операция зонасында медицина санитар частендә хезмәт итә.

Илнур яугирләрнең гомерләрен коткараИлнур яугирләрнең гомерләрен коткара
Илнур яугирләрнең гомерләрен коткара

 

“Ватан чакыргач, ике дә уйламадым. Яугирләребезгә медицина ярдәме бик кирәк”, — ди ул үзе тыйнак кына.

Уфадагы хезмәттәшләре билгеләвенчә, Илнур 2019 елдан ашыгыч медицина ярдәмендә эшли. Бихисап чакырулар, төнге сменалар, коткарылган гомерләр — егетнең тормыш рәвеше инде.

“Бүген аның алтын куллары һәм корыч йөрәге аеруча кыен булган урында кирәк. Ул хезмәтен намус белән башкара. Алгы сызыкта медицина хезмәткәре булу — ул аерым бер миссия. Илнур белән бик горурланабыз һәм Җиңү белән тизрәк кайтуын телибез!” — диләр яугирнең ак халатлы хезмәттәшләре.

Илнур Башкортостан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Фото социаль челтәрдән.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас