

Гамәлдәге законнарга үзгәрешләр турында Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ольга Кабанова сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, ярдәм чарасы социаль контракт төзегәндә бирелә, акчалар федераль бюджеттан финанслашу шартларында бүленә.
Гражданин бер мәртәбә социаль контракт төзи һәм аңа түләүсез матди ярдәм бирелә, мәсәлән, әгәр кеше эш эзләгән яисә авыр тормыш хәлендә булса.
Шулай ук акча үз эшеңне ачуга (350 мең сум), шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга (250 мең сум) бирелә.
Министр аңлатканча, бу чара алты елдан артык гамәлдә. Ул махсус операциядә катнашучыларга да кагылган. Әмма социаль контрактны аз керемле гражданнар төзи алганга күрә, димәк, аңа аз керемле гражданнар исәбеннән СВО катнашучылары исәп тота алган.
Хәрби хәрәкәтләр зонасыннан кайткан вакытта аларның социаль-икътисадый хәле бәяләнмәде.
- Федераль дәрәҗәдә СВОда катнашучыларның аз керемлелек шартларын билгеләмибез дигән карар кабул ителде, алар өчен социаль контракт бу кагыйдәдән башка төзелә, – дип аңлатты Ольга Кабанова һәм төбәк кануннарының федераль кануннарга туры килүен өстәде.
Башкортстан депутатлар корпусы закон чыгару инициативасын берьюлы өч укылышта кабул итү өчен тавыш бирде. Хокукый документ Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка имзалау өчен җибәреләчәк.
Автор фотосы.