+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Челтәр үрә хатын-кызлар, гомер теләп солдатка!

Авыргазы районының Толбазы авылындагы волонтерлар штабы — ышанычлы тыл.

Челтәр үрә хатын-кызлар, гомер теләп солдатка!Челтәр үрә хатын-кызлар, гомер теләп солдатка!
Челтәр үрә хатын-кызлар, гомер теләп солдатка!
Авыргазы районы үзәге – Толбазы авылындагы М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабының тырыш, файдалы эшчәнлеге районда күптән билгеле. Менә инде бишенче ел көмеш яшьтәге хатын-кызлар – апалар, әбиләр, араларында яугирләрнең әниләре дә бар, мөһим һәм бик зур эш башкара: яугирләребез турында аналарча хәстәрлек күреп, аларның ихтыяҗларын кайгыртып, кулларыннан килгәнчә ярдәм итә. Штабларына барып, оста куллы, изге күңелле апалар белән якыннан танышкач, аларга карата хөрмәт, соклану хисләрем тагын да артты. Игелекле гамәлләрен, башкарган эшләренең күләмен күреп, күңелем тулды. Штаб әгъзаларының бердәмлеге, эчкерсезлеге, тырышлыгы һәркемгә үрнәк булырлык. Изге теләкләр кушып үргән челтәрләре, гуманитар ярдәмнәре, яугирләргә юллаган җылы сүзләре – болар барысы да зур әһәмияткә ия. Бу ярдәм, әлбәттә, фронттагыларның рухын күтәрә, Җиңүгә дәртләндерә.

Чәчәктән-чәчәккә кунып, бал җыйган умарта кортларын, яки тырышып эшләгән кырмыскаларны һәркайсыбызның күргәне бар. Штаб эше дә шуны хәтерләтә. Бердәмлек, тырышлык мохите бүлмәгә килеп керү белән сизелә. Район хакимиятендәге бер зур бүлмәдә иллегә якын хатын-кызның бер өлеше маскировка челтәрләре үрә, икенчеләре материал әзерли, өченчеләре кисә, кемнәрдер посылкаларны туплап, махсус хәрби операция зонасына озату белән шөгыльләнә. Көмеш яшьтәге хатын-кызларның оста куллары белән бер меңнән артык маскировка челтәрләре үрелгән, биш йөзләп блиндаж шәмнәре ясалган, күпме җылы киемнәр, “леший” костюмнары бәйләнгән һәм эчке киемнәр тегелгән, дарулар һәм туган як җылысы салынган башка бик күп посылкалар озатылган. Солдатлар белән элемтәдә торып, аларның барлык ихтыяҗларын канәгатьләндерә баралар.
Бу тату коллектив район Мәдәният сарае каршындагы “Алтын яшь” ветераннар оешмасы җитәкчесе Саҗидә Низамованың канаты астында эшләп килә. Шунысы сөенечле, волонтерлар хәрәкәтен оештырып җибәрүдә аңа ярдәм итүчеләр, шундый ук уй-максатлар белән янып яшәүчеләр байтак табыла. Авыргазы районының хатын-кызлар берлеге рәисе Нелли Сидорова, мәдәният ветераннары берлеге җитәкчесе Рәүфә Филиппова эшне 2022 елның апрель аенда “Альтаир” өстәмә белем бирү мәктәбе бинасындагы бер бүлмәдә башлап җибәрәләр. Район тормышында актив катнашып яшәүче, Башкортстан татарлары автономиясенең Авыргазы районы бүлекчәсе сәркәтибе, китапханә ветераны Зәмирә Хөсәенова да бу эшчән читтә калмый. Мәдәният өлкәсе ветераннары Римма Фәхрет­динова, Тамара Бикбаева, мәгариф ветераны Рәсилә Биккинина да тәүгеләрдән булып хәрәкәт эшенә кушылалар. Беренче маскировка челтәрләрен үреп, яугирләргә озаталар. Баштарак челтәр үрү үрнәкләрен Интернеттан карасалар, Уфа, Стәрлетамак шәһәрләре волонтерлары да ярдәмгә килә – осталык дәресләре оештырып, ялга кайткан яугирләр белән киңәшләшеп, эшнең асылына төшенеп, ныклап керешеп китәләр. Әлбәттә, хәрәкәткә кешеләрне җәлеп итү бик җиңелдән булмый. Күпләр, теләге булса да, эшне башкара алмабыз, дип куркуга төшәләр. Шуннан Интернеттагы мессенджерларда чат ачканнан соң, эшкә кушылучылар да арта.
Саҗидә Барый кызы сөйләвенчә, 15 елдан артык эшләп килүче “Алтын яшь” волонтерлар клубы әгъзалары да җайлап шушы эшкә тартылган. Бүген инде
М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы исемлегендә 56 хатын-кыз исәпләнә. Изге эштә катнашучылар арткач, мәктәптәге бүлмә белән генә чикләнү мөмкин булмый. Район Ветераннар советының элекке рәисе Риф Рәфыйков, район башлыгы Арслан Шәһәретдинов белән сөйләшкәннән соң, волонтерлар район хакимияте бинасына күченә. Станокларын куеп, эшне тагын да тырышып, күмәкләшеп дәвам итәләр. Көненә 2-3 маскировка челтәре үрәләр. Хәзер инде тукыма кисү өчен станоклары да бар, бу эшне тагын да тизләтә. Аны Стәрлетамак шәһәрендәге волонтер Нина Троценко бүләк иткән.
Тукымаларга акчаны үзләре җыя, шулай ук эшнең мөһимлеген һәм әһәмиятен аңлаган изге күңелле кешеләр дә ярдәм итә. Район халкы гына түгел, читтә яшәүчеләр дә, волонтерларның танышлары да үз өлешен кертә.
Яугирләр белән элемтә дә ныклы. Ялга кайткан вакытта штабка килеп, рәхмәтләрен белдерәләр, Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшыралар, хәтта акчалата да ярдәм итәләр. Саҗидә Низамова әйтүенчә, 56 кешенең яртысыннан күбесе төрле дәрәҗәдәге бүләкләр алган. “Русия волонтерына”, “Фронтка ярдәм иткән өчен”, “СВОга ярдәм иткән өчен” медаль­ләре белән бүләкләнүчеләр дә бик күп. Хәрәкәттә актив катнашу­чыларның берсен дә игътибарсыз калдырмаска тырышалар. Бу бик дөрес, чөнки хаклы ялда булган хатын-кызлар бирегә көн дә иртән эшкә йөргән кебек йөри, вакыт белән исәпләшеп тормый.
Башка волонтерлар оешмалары белән дә ныклы элемтә булдырылган. Республикабызның башка шәһәр һәм районнарында булып, үзләре дә кунакка чакырып, тәҗрибә уртаклашалар, бер-берсеннән яңалыкларга өйрәнәләр. Шулай ук райондагы мәктәпләргә, балалар бакчаларына барып, осталык дәресләре үткәрәләр, укучылар да штабта еш була. Ә җәй көннәрендә нәнәйләренә оныклары да ияреп килә һәм эшләрендә ярдәм итәләр, яшь буын да бу эшнең илебез өчен мөһим булуына төшенә.
Бу эшләреннән тыш, хәзер инде тату бер гаиләгә әверелгән бу коллектив, шулай ук бердәм булып райондагы мәдәни, спорт, сәламәтләндерү чараларында, төрле акцияләрдә катнаша. “Башкортстанда озын гомерлелек” проекты чикләрендә сәфәрләргә дә чыгалар. Гаилә булгач, һәр әгъзаның туган көннәрен, башка бәйрәмнәрне бергәләп үткәрү йоласы да барлыкка килгән. Көн саен эшне тәмамлагач, бергәләшеп чәй эчү дә хатын-кызларның күңелен күтәрә.
М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы әгъзаларын райондагы һәрбер чарада очратырга мөмкин. Заманында төрле өлкәләрдә эшләгән, ләкин барысы да иҗади карашлы, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы бу апалар, үзләренең активлыгы һәм эчкерсезлеге белән тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып тора.
Коллективның иң яшь волонтеры Луиза Антоновага 57 яшь булса, иң өлкәненә 88 яшь – Любовь Сидорова күпләп оекбашлар бәйләп китерә. Зәлифә апа Галиева да, олы яшьтә булуына карамастан, оекбашлар да бәйли, акчалата да ярдәм күрсәтә. Кыскасы, һәркемнең үз бурычы билгеләнгән. Людмила Наконечная, мәсәлән, маскировка челтәрләре өчен аслыкны әзерләп, махсус җайланмасы белән кырларын үреп бирә. Людмила Витальевна эшкәрткән челтәрләрнең озынлыгы 18 километрдан артып китәдер, ди Саҗидә Барый кызы.
Фәния Ибраһимова – иң оста тегүчеләрнең берсе. Барлык “Леший” кос­тюмнары – аның оста куллары аша үткән.
Мария Назаровага — 83 яшь. Һөнәре буенча ул — укытучы, 47 ел гомере мәгариф өлкәсе белән бәйле. Байтак еллар урындагы һөнәрчелек училищесына җитәкчелек иткән. Дүрт ел элек волонтерлар хәрәкәтенә кушылып, яугирләргә кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Улы һәм өч оныгы да аның белән горурланалар, алар һәм байтак яшьләр өчен Мария Сирай кызы — ватанпәрвәрлек үрнәге. Моннан тыш, олы яшьтә булуына карамастан, Мәдәният сараендагы фитнес-залда атнасына ике көн волонтерлар өчен сәламәтләндерү гимнастикасы үткәрә ул.
Розалия Шагарованың улы — өч ел махсус хәрби операция зонасында. Хәрби хәрәкәтләр ветераны, Чечнядагы канлы бәрелешләрдә дә катнашкан. Шуңа бу юлы да читтә торып кала алмый, Русиянең Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, хезмәттәшләре янына юллана. Ә әнисе Розалия Зәкәрия кызы, улы һәм башка егетләрнең тизрәк Җиңү белән кайтуын теләп, атнасына өч көн штабка маскировка челтәрләре үрергә йөри. Волонтерлар “Шагар” позывнойлы яугир белән яхшы таныш, кыска вакытлы ялга кайткан саен штабка килә, 5әр мең сум акча калдырып китә һәм маскировка челтәрләребезне бик мактый, ди апалар, егеткә исәнлек-саулык теләп.
М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы маскировка челтәрләрен бик сыйфатлы итеп үрә. Моны яугир­ләрдән килгән хәбәрләр дә дәлилли. Аларны сорап алалар икән. Моның тагын бер сере бар – һәрбер маскировка челтәрен төргәндә аның эченә күч­тәнәчләр дә салалар. Солдатларыбыз аз булса да куансын, ди алар.
Мондый штабларның эше бәһалап бетергесез. Яугирләргә ныклы тыл булып, зур ярдәм итүдән тыш, аларның эше Ватанны саклаучыларга булган зур хөрмәт һәм рәхмәт белдерүнең бер чагылышы да.
Штабтан чыкканда стенада эленеп торган плакатка күзем төште. Анда волонтерларның көндәлек тормышын чагылдырган фотолар һәм зур хәрефләр белән язылган шигырь урын алган. Шушы районның талантлы шагыйре, “Зәңгәр чишмә” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Вәрис Акбашев уңган хатын-кызларның бик мөһим эш башкаруына – махсус хәрби операциядә илебез азатлыгы, тыныч күк йөзе өчен көрәшүче яугирләргә ярдәм итүенә, ныклы тыл булуына дан җырлап, “Бисмиллалы шакмак” исемле шигырен багышлаган. Тирән мәгънәгә ия бу шигырьнең һәрбер юлында күңел түрендәге хис, ныклы рух һәм Җиңүгә омтылыш чагыла. Гомум тырышлык, бердәмлек шуңа китерәчәк тә!

Бисмиллалы шакмак

Таң атканда өзелеп-өзелеп
Бер сандугач сайрады.
Назлы җилләр сыйпап үтте
Шәйморатов байрагын.
Сугышларда туплар ата,
Хезмәткәр монда, сакта.
Алар бирә җан җылысын,
Халкы, иле, солдатка.
Нәни бала хатлар яза,
Кемдер пималар баса.
Көне, төне яңгыр түгел,
Чәчләреннән тир тама.
Төн йокламый, көн йокламый,
Ул ирекле хезмәттә.
Күк йөзеннән тынып кына
Ай сокланып күзәтә.
Хезмәткәргә Аллаһыбыз
Биргән күңел, җан көчен.
Алар туган бу дөньяда
Җирдә тынычлык өчен.
Челтәр үргән хатын-кызлар
Гомер тели солдатка.
Бисмиллалы тойгылары —
Һәр үрелгән шакмакта.

Вәрис Акбашев.



Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас