+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

"Гиви" авырлыкларга бирешми!

Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында күптән түгел генә студентлар партасы артында утыручылар, киләчәккә планнар коручылар һәм тыныч һөнәрләр үзләштерүчеләр шактый. Аларның берсе - «Гиви» позывнойлы сугышчы, яшь Ватанны саклаучы өчен «бурыч», «намус» һәм «Ватан» сүзләре төшенчәләр генә түгел, ә тормышның бер өлеше булды.

"Гиви" авырлыкларга бирешми!"Гиви" авырлыкларга бирешми!
"Гиви" авырлыкларга бирешми!
Иске Балтач авылының 1нче урта мәктәбен тәмамлагач, «Гиви» Башкортстанның төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжына укырга керә, анда автомеханик һөнәрен ала. Техника аны һәрвакыт кызыксындыра — игътибарлы, эш сөючән һәм тыныч холыклы егет яңа эшне тиз үзләштерә, дуслары һәм укытучылары арасында ихтирам казана.

Егет армия хезмәтен Балашиха шәһәрендә үтә. Нәкъ менә шунда ул чын армия чыныгуы ала, дисциплина һәм үз көченә ышаныч барлыкка килә.

2022 елда, илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, «Гиви»га нибары 20 яшь булган. Яшь булуына карамастан, ул икеләнмичә сафка баса һәм Ватан мәнфәгатьләрен якларга китә.

Хезмәтен республиканың мотоукчылар полкында өлкән укчы вазыйфасында үтә. Алгы сызыкта үзен кыю һәм ышанычлы сугышчы буларак күрсәтә, теләсә кайсы вакытта иптәшләренә ярдәм итәргә һәм куелган бурычны үтәргә әзер була.

Сугышларның берсе вакытында "Гиви" җитди яралана. Ләкин авыр сынаудан соң да ул Ватанга хезмәт итүен дәвам итә. Сугышчан бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен ул II дәрәҗә "Хәрби батырлык" медале белән бүләкләнә.

Заманча сугыш хәрәкәтләре кыюлык кына түгел, югары техник күнекмәләр дә таләп итә. 2024 елдан "Гиви" пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итүне үзләштерә һәм FPV-Дрон механигы булып үезмәт итә башлый.

Бүген мондый белгечләр - заманча сугышның чын элитасы. Төгәллек, чыдамлык, тиз арада реакция һәм тирән техник белемнәр алдынгы сызыктагы мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итә.

Чираттагы җитди җәрәхәт алгач та, сугышчы рухын һәм оптимизмын саклый. Хәзер "Гиви" реабилитация уза, тернәкләнә һәм якташлары өчен ныклык үрнәге булып кала.

Яшь сугышчының тарихы - катлаулы вакытта Ватанга мәхәббәтнең сүзләр белән түгел, ә гамәлләр белән үлчәнүен исбатлаган буын тарихы ул. Һәм безнең янда «Гиви» кебек егетләр булганда, ышанычлы булырга мөмкин — Русия һәрвакыт ышанычлы яклау астында булачак.

Исегезгә төшерәбез: әлеге гаскәрләрдә БПЛА операторлары өчен югары хәвефсезлек дәрәҗәсе тәэмин ителгән, аларның хезмәте алгы сызыктан еракта бара. Шулай ук, Оборона министрлыгы төрле хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт срогы бер елдан башлана, бу чор хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Аннары инде хәрби үз теләге белән хезмәттән китә, яки яңа контракт төзи ала.

Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә, ягъни оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яисә башка төр гаскәрләргә күчерергә ярамый, дип язылган.

БПЛА операторлары тулы социаль пакет ала. Законда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр аларга да кагыла. Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Югары уку йортларында укучылар, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң бюджетка кире кайтырга хокуклы.

Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү бар. Дошман техникасын уңышлы юк итүчеләргә 50 меңнән 500 мең сумга кадәр акча түләү каралган. БПЛА бүлекчәләре сафында хезмәт белән кызыксынучылар “122” номерына шалтырата ала.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас