+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Благовар батырларын онытмый!

Күллекул авылында Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә мемориал ачылды.

Благовар батырларын онытмый!Благовар батырларын онытмый!
Благовар батырларын онытмый!
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы Благовар районының Күллекул авылы халкы өчен истәлекле вакыйга белән билгеләнде — Корай елгасы буенда урнашкан Яланкул, Күллекул, Хәйдәр авылларыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләр истәлегенә мемориал ачылды.

Тантаналы чарага 250дән артык кеше килеп, аларның урам буйлап тезелгән машиналарының саны гына да 80гә якын иде.
Көтеп алынган һәм мөһим чарада Благовар районы хакимияте башлыгы Марат Йосыпов, район Советы рәисе Равил Гомәров, район Советы секретаре Наилә Садыйкова һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Бу мемориал – ата-бабаларыбызның батырлыгына, фидакарьлегенә һәм илебез өчен күрсәткән хезмәтләренә тирән хөрмәт билгесе. Бу изге һәм мөһим эштә актив катнашучыларның хезмәте дә лаеклы бәһаланды — мемориалны булдыруга зур өлеш кертүчеләр район җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Чарада “Башкортстан татарлары конгрессы”ның Башкарма комитеты әгъзасы, “Ак Идел җире” төбәк тарихын өйрәнүчеләр берләшмәсе рәисе Илфир Котдусов, “Бөтенрусия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы Советы әгъзасы Ирек Бакиров та катнашып, бу эшнең әһәмиятен билгеләп үттеләр һәм Күллекул, Яланкул авыллары активистларына бүләкләрен тапшырдылар.
Тантаналы чараның рәсми өлешеннән соң кунаклар бәйрәм уңаеннан әзерләнгән табын артында урын алды. Ә аннары җыелучылар төрле конкурслар, милли уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барган кече сабантуйда катнашты.
Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте. Анда катнашучы һәркем канәгать булып, бай тәэссоратлар алып, бәйрәмне оештыручыларга, аеруча әлеге мемориалны булдыруда алдан йөрүчеләргә, зур көч салучыларга рәхмәтләрен әйтеп таралышты.

Булат САЛИХОВ.

 

Благовар батырларын онытмый!
Благовар батырларын онытмый!
Благовар батырларын онытмый!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас