+14 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Башкортстан яугирләре гает намазы укыды

Салават Юлаев исемендәге Башкорт батальоны хәрбиләре Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр. Сугышчылар үз көчләре белән төзегән мәчетендә намаз укыдылар һәм дини йолаларны үткәрделәр.

Башкортстан яугирләре гает намазы укыдыБашкортстан яугирләре гает намазы укыды
Башкортстан яугирләре гает намазы укыды

Бәйрәм намазына мөселманнар гына түгел, православие динендәгеләр дә килгән. Вәгазьне Донецк, Луганск халык республикаларында һәм Запорожье өлкәсендә Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте бүлекчәсенең имам-хатыйбы укыды. Ул үзе үз вакытында ВДВ составында кайнар нокталарда хезмәт иткән. Демобилизациядән соң Уфага килә, анда мәдрәсәләрнең берсендә укый. Хәзер СВО зонасында сугышчыларның рухи остазы булып тора.

"Аллаһка һәр кешенең үз юлы. Кемдер күңелсезлекләр аша килә, икенчеләре авырулар аша. Кемдер аңа дин кирәк дип санаган, ул үзгәргән һәм башка кешегә әверелгән. Мәчетләр, чиркәүләр, мөселманнар һәм православлар бу юнәлештә кулга-кул тотынышып эшлиләр", - ди имам-хатыйб.

Намаздан соң солдатлар һәм офицерлар бәйрәм пылавы белән сыйландылар.

«Урал» позывнойлы Русия Герое Тельман Уралбаев алгы сызыкта дин сугышчыларга аерым көч бирә, дип билгеләде. Офицер сүзләренчә, мәчет беркайчан да буш тормый, сугышчылар һәрвакыт вакыт мөмкинлек биргәнчә гыйбадәт йортына барырга тырышалар.

Фото: bashinform.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас