Уникаль экспонатны Уфа Иҗтимагый палатасы секретаре, «Уфа муенсасы» проекты координаторы Әнвәр Байков тапшырды.
"Бу СВО фронты линиясеннән сугышчан гитара, Нагорнов Андрей Александровичныкы — Русиянең Башкортстан Республикасы буенча җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсенең отставкадагы подполковнигы.
Хәзер ул безнең республикадан мобилизацияләнгән 1219нчы полкта хезмәт итә. Ул - сугыш кырында да музыкадан аерылмаучыларның берсе".
Бу инструментта сугышчылар Торецк, Горловка, Авдеевка, Иловайск өйрәнү полигонында уйнаганнар. Андрей гитараны Әнвәр Байков аша тапшыра, чөнки ул үзе даими рәвештә алгы сызыкта була. "Бөтен музей исеменнән мин чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Музей өчен бу экспонат бик кыйммәтле. Ышанам ки, Андрей Александрович Нагорнов безгә үзенең фронт гитарасын бүләк итеп бирергә уйлаган, балалар да, өлкәннәр дә, аңа карап, шуны истә тотсыннар өчен: биредә хәзер дә бер-береңне сакларга, ешрак шатланырга, дөньяның кадерен белергә һәм тормыш юлыннан һәрвакыт музыка һәм җыр белән барырга кирәк. Якташларыбызның батырлыклары турында истәлек сакларга вәгъдә итәбез", - диде Федор Шаляпин исемендәге Уфа музыка музее мөдире Елена Ильина.
Фото: Идел Каһарманов