+14 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

СВО ветераннары — игътибар үзәгендә

“Башкортстан Геройлары" Уфа шәһәр Советына сайлауларда катнашачак.

СВО ветераннары — игътибар үзәгендәСВО ветераннары — игътибар үзәгендә
СВО ветераннары — игътибар үзәгендә
«Башкортстан Геройлары» кадрлар программасында катнашучылар Уфа шәһәр Советына сайлауларда катнашу өчен документлар тапшырган. Кандидатлар арасында — махсус хәрби операция ветераннары һәм медицина җәмәгатьчелеге вәкилләре.
Алинә Маннанова, хәрби медик, 2023 елда контрактка кул куйган һәм Луганск халык республикасына киткән, анда фронт сызыгыннан яралыларны эвакуацияләү белән шөгыльләнгән. Кайткач, ул иҗтимагый эшчәнлеген волонтер сыйфатында дәвам итә: маскировка челтәрләре һәм блиндаж шәмнәре ясауда катнаша, шулай ук гуманитар ярдәм җыюны һәм җибәрүне оештыра. Моннан тыш, Алинә Маннанова БДМУда Тактик медицина үзәген җитәкли.
Алдан тавыш бирүдә тагын бер катнашучы — хәрби фельдшер һәм СВО ветераны Зинера Слабожанко. Хәзерге вакытта ул Башкортстанда «Ватанны саклаучылар» фонды филиалының социаль координаторы, шулай ук Оборона министрлыгының Хәрби-социаль үзәге аналитигы булып эшли.
Ике кандидат та Уфаның Орджоникидзе районында урнашкан 15нче территориаль төркем буенча "Бердәм Русия" партиясенең алдан тавыш бирүендә катнашу өчен документлар тапшырган.
Шулай ук Уфа шәһәр Советына сайлауларда катнашу өчен документларны «Башкортстан Геройлары» кадрлар программасының тагын өч катнашучысы — Александр Илтуганов, Руслан Садыйков һәм Рафаэль Солтанов тапшырган.
Исегезгә төшерәбез, «Башкортстан Геройлары» проекты февральдә Русия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән «Геройлар вакыты» федераль башлангычының төбәк дәвамы буларак эшләтеп җибәрелде. Программада махсус хәрби операция аша узган гамәлдәге һәм демобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләр дә катнаша.

Фото: соцсети проекта "Герои Башкортостана".

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас