+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Фронт сызыгыннан - яңа көрәш мәйданына

Башкортстанның атказанган артисты Иркәнең ире Артур Шабакаев махсус хәрби операциядән яраланып кайткан егетләр белән «Алга» волейбол командасында шөгыльләнә башлаган.

Фронт сызыгыннан - яңа көрәш мәйданынаФронт сызыгыннан - яңа көрәш мәйданына
Фронт сызыгыннан - яңа көрәш мәйданына
Бу хакта «Яшел Үзән» гәзитенә таянып, "Интертат" язган.

Артур хәрби хезмәткә 2022 елның сентябрендә өлешчә мобилизация кысаларында алына. Зур батырлыклар күрсәткән Артур 2024 елның июль ахырында, Авдеевка юнәлешендә сугышчан бурычын үтәгәндә, авыр яралана.

«Ул кассеталы боеприпас иде, «колокольчик» дип атала. Сагалап торган куркыныч нәкъ аяк астында шартлады... Ул кырларда бик күп дусларым калды, алар белән һәрчак элемтәдә торам», — дип искә ала Артур гәзит журналистлары белән аралашканда.

Авыр җәрәхәт аяксыз калдырса да, ир-егетнең ихтыяр көчен сындыра алмый! Фронт сызыгыннан ул яңа көрәш мәйданына — спортка аяк баса. Хәзерге вакытта Артур «Алга» волейбол командасында шөгыльләнә. Команда быел февраль-март айларында гына оеша, һәм Артурны бирегә өченче тренировкада ук чакырып алалар.

«Март аеннан мине егетләр чакырды. Тиз кереп киттем — монда артык авыр түгел, зур җәрәхәтләр алу куркынычы да азрак. Хәзер инде футбол яки баскетбол уйнап булмый бит. Без әлегә якшәмбе көннәрдә генә җыелабыз, тик атнага бер тапкыр гына аз. Осталыкны үстерү өчен Казанда бушлай спорт мәйданчыклары эзлибез», – дип сөйли ул.

Спорт ветераннарга физик яктан гына түгел, рухи яктан да яңа тормышка җайлашырга ярдәм итә. Артур Яшел Үзән шәһәрендә махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында узган «II Рәис Кубогы» ярышында да катнашкан», – дип яза гәзит.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/irkanen-ire-artur-sabakaev-ayagyn-yugaltuga-karamastan-sport-belan-sogyllana-baslagan-5879590

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас