+14 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Бар гомере Ватан сагында аның!

Илнур Исхаков – Гафури районында тәүге контракт төзүчеләрнең берсе.

Бар гомере Ватан сагында аның!Бар гомере Ватан сагында аның!
Бар гомере Ватан сагында аның!
Бүгенге катлаулы заманда яугир әнисе булу икеләтә авырдыр ул. Уллары илебезне яклаганда алар бар җаны белән газизләренең яу кырыннан исән-сау кайтуын көтә.

Гафури районының Красноусол авылында яшәүче Лүзә Исхакова шундыйларның берсе. Без килгәндә ана иң бәхетле көннәрен кичерә иде: кичә генә улы Илнур СВОдан ике атналык ялга кайткан. Кызганычка каршы, яугирнең үзен күреп булмады, ул туганнары белән күптән түгел СВОда һәлак булган дустының каберенә баш ияргә киткән иде. Табигате белән тыйнак, оялчан ханым улы турында аз, тиешлесен генә сөйләде.
 
Илнур 2022 елның апрелендә үк үзе теләп махсус хәрби операциягә юлланган. “Районда иң тәүге контракт төзүче булгандыр ул”, –─ ди ана. Аңа кадәр Илнур контракт буенча Чечняда хезмәт иткән. Аннан февральдә кайткан, мартта ял иткән дә апрельдә СВОга киткән. “Безгә китәм дип әйтмәде. Алкинога эшкә урнаштым, срочниклар белән эшлим, диде дә китеп барды. 42 яшьтә булуына карамастан, хәрби хәрәкәтләр барган төбәкләрдә хезмәт итеп, сугыш юлларында йөреп әлегә кадәр гаилә дә кора алмады”, ─– ди ана.
 
Егет, гомумән, балачактан патриот булган. “Ул күбрәк картәтисе янында булды. Сугыш ветераны булган каенатам оныкларына туган җир, Ватан төшенчәләрен сеңдерүне бурычы итеп күрде. Бик ватанпәрвәр кеше иде. Үзе Беренче Украина фронтында сугышкан. Илнур өчен картәтисе һәрвакыт беренче урында булды, ул куйган бурычлар берсүзсез үтәлде. Тарих белән бәләкәйдән бик кызыксынды. Ирем дә сугыш хәрәкәтләре ветераны. Чечня гарасатын үткән кеше. Ул да срочный хезмәтен Украинада узган. Гаиләдә өченче буынның язмышы инде шушы ил белән бәйле”, –─ ди Лүзә ханым.
 
Мәктәптән соң Илнур Уфада педагогия колледжында укый. Аннары – армия. Соңрак Башкортстан Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарә академиясендә белем ала.
 
Армия хезмәтен Чиләбе өлкәсендә эчке гаскәрләр сафында үтә Илнур. 2004 елның сентябрендә Беслан фаҗигасеннән соң аларның частен Чечняга җибәрәләр, анда бер елдан артык булалар. Авыр солдат юлларын үтеп кайткач, хәрби хәрәкәтләр ветераны Илнур Исхаков, әтисе юлын дәвам итеп, милициягә эшкә керә. Анда 17 еллап хезмәт сала. “Шушы вакыт эчендә ике тапкыр Чечняда булды. Кавказны ярата инде ул. Чечен, дагстан милләтле дуслары күп. Аларга күчтәнәчләр дә җибәрә идек”, –─ дип хәтерли ана.
 
2018 елда Илнур тагын өч елга контракт төзеп, Чечняда хезмәт итеп кайта. Анда үзләштергән сапер, минер һөнәрләрен бүген СВОда куллана яугир. “Улым Мәскәүдә дә белемен камилләштереп тора. Әле ул дроннар белән эшли, –─ ди Лүзә ханым. –─ Кичә Покровское юнәлешеннән кайтты. Шөкер, алты ай саен кайтып тора. Бу юлы бигрәк тә авыр юл үтеп, бик ябыгып кайтып керде. Шунысы үзәкне өзә: элемтә һәрвакытта да булмый. Еш шалтырата алмый, кайчак форсатын табып язып җибәрә, кайчак командирлары исән-сау икәнлеген белдерергә мөмкин”.
 
Позывное “Колдун” булган Илнур соңгы алты айны алгы сызыкта үткәргән. Бу вакытның авырлыгын ул үзе генә беләдер, ә әни-әтисе өчен аның һәрвакыт җавабы бер: барысы да яхшы. Илнурның бүләкләре дә бик күп: Суворов, Жуков медальләре, II дәрәҗә “Сугышчан батырлык өчен” медале, Рәхмәт хатлары. Аларның һәрберсе белән ана чиксез горурлана. Ул үзе дә бу темага шулкадәр кереп киткән, “старлинг”, “пивидрон” төшенчәләрен яхшы белә һәм улы турында сөйләгәндә аларны еш куллана. Тагы да Лүзә ханым яугирләргә ярдәм оештыруда актив катнаша һәм кулыннан килгәннең барысын да эшли.
 
Ул үзе 41 ел район дәваханәсендә фельдшер булып эшләп, хаклы ялга чыккан. Кече улы Айнур физкультура техникумын тәмамлаган. Кызганычка каршы, Себердә эшләп йөргәндә сәламәтлегенә зыян килеп, әле дәвалану үтә. Хокук сакчысы булып хезмәт салган әтиләре дә бүген хаклы ялда.
 
“Улым киң күңелле, изге җанлы бала булды. Ялга кайткан вакытларында иң элек һәлак булган дусларының әниләренә чәчәкләр, күчтәнәчләр алып, хәлләрен белеп чыга. Горурланаммы? Әлбәттә, горурланам. Илебездә, шагыйрь сүзләре белән әйтсәк, “киң күкрәкле, тимер бәдәнле”, батыр йөрәкле, курку белмәс лачындай егетләр булганда Җиңү безнеке булачагына шигем юк!”

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас