Яңа хәрби бүлекчәләр сафына керүчеләр Уфада укыту узачак. "Башкортостан" мотоукчылар полкы командиры урынбасары Мәҗит Байдәүләтов билгеләп үткәнчә, техник яктан тыш, гомумхәрби әзерлек тә мөһим.
- Операторларның үзләренә яшеренү, элемтә урнаштыру бик мөһим. Алар эш урынын әзерләгәннән соң гына исәп-хисап биремнәрне үтәүгә керешә ала. Гаскәрләрнең яңа төре БПЛА белән идарә итү һәм хезмәт күрсәтүне генә үз эченә алмавын билгеләп үтәм. Пилотсыз системалар үз астында һавада, җирдә, суда һәм су астында йөрүче системаларны күздә тота.
Безнең бүлекчәдә хәзер яңа техника – МТК (җир өсте робот-техника комплекслары) сафка бастырылды. Алар алгы сызыкка азык-төлек, сугыш кирәк-яраклары китерү өчен кулланыла", - диде Мәҗит Бәйдәүләтов.