

Петербург халыкара икътисади форумы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы журналисты белән әңгәмәдә республиканың СВО сугышчыларын тернәкләндерү һәм эшкә урнаштыру өлкәсендәге яхшы нәтиҗәләрен билгеләгән.
"Без республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча комплекслы эш оештырдык. Алгы сызыктан кайткан егетләребезнең дүрттән өч өлешен эшкә урнаштырдылар инде. Бу безнең сугышчылар турында уртак хәстәрлегебезне чагылдыра торган яхшы күрсәткеч", — ди Радий Хәбиров.