+14 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Чираттагы ягуманитар ярдәм алгы сызыкка китте

Аскын районының якташлык җәмгыяте исеменнән «Металл» позывнойлы хәрби хезмәткәргә зур күләмдә гуманитар ярдәм тапшырды.

Чираттагы ягуманитар ярдәм алгы сызыкка киттеЧираттагы ягуманитар ярдәм алгы сызыкка китте
Чираттагы ягуманитар ярдәм алгы сызыкка китте

Ул да Аскын районында туган, II дәрәҗә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән, дип хәбәр итте социаль челтәрләрдә Уфаның Киров районы хакимияте башлыгы Илвир Нурдәүләтов.

- Без аның бригадасына генератор, штык һәм көрәкләр, көнкүреш товарлары, шәхси гигиена чаралары, азык-төлек, ярмалар, эчке кием комплектлары, канцтоварлар, урын кирәк-яраклары, мамык матраслар тапшырдык, - дип ачыклык кертте Илвир Нурдәүләтов. - Русия хәрби хәрәкәтләр ветераннары берлегенең «Брат» төбәк бүлеге рәисе, «Сильные духом 102», «Все для Победы» конвой командасы җитәкчесе Василий Рыбаковка Ватанны саклаучыларга посылкалар җыюда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерәм, - дип яза ул.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас