+14 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

"Бер телем икмәкне бүлештек"

«Башкортстан Геройлары» кадрлар программасы финалчысы Азамат Шаһисолтанов үзенең дусты Рамил Мостафин турында сөйләде.

"Бер телем икмәкне бүлештек""Бер телем икмәкне бүлештек"
"Бер телем икмәкне бүлештек"
Алар бер авылда бергә үскән, балачактан ук дуслар.

"Мин үзебезне малай вакыттан хәтерлим. Авылыбыз урамнары буйлап йөгереп йөрдек, соңгы телем икмәкне бүлештек, шалашлар кордык һәм киләчәк турында хыялландык, ул чагында ул шундый гади булып тоелды", — дип яза Азамат.

Рамил Ватанны саклаучы юлын сайлый, офицер, сугыш хәрәкәтләре ветераны була. Каты яраланганнан соң да ул сынмый, сафта кала. Аның өчен офицерлык намусы - гади сүзләр генә түгел, ә яшәү рәвеше. Ул иптәшләренә ярдәм итә, остаз булып хезмәт итә. Азамат дустын гаять зур йөрәкле кеше, батырлык һәм рухи көч үрнәге дип атый.

Хәзер ике финалчы бергә «Башкортстан Геройлары» программасының дүртенче модулен уза, заманча идарә технологияләрен һәм ясалма интеллектны үзләштерә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас