+14 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Ватанпәрвәрләр төбәге

Балтачлылар махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә зур хәстәрлек һәм кайгыртучанлык күрсәтәРеспубликада махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү буенча тулы система эшли. Бу эшкә властьның барлык дәрәҗәләре – республика органнарыннан алып урындагы үзидарәгә кадәр, шулай ук иҗтимагый оешмалар һәм бизнес вәкилләре җәлеп ителгән.

Ватанпәрвәрләр төбәгеВатанпәрвәрләр төбәге
Ватанпәрвәрләр төбәге
“Ватанны саклаучылар” фонды СВО ветераннарына комплекслы ярдәм күрсәтү өчен оешмалар белән килешүләр төзеп, төрле яклап ярдәм күрсәтә. Төп партнерларның берсе – Русиянең Социаль фонды. Социаль координаторларның һәм урындагы бүлекчә хезмәткәрләренең бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсендә Балтач районыннан СВОда катнашкан 6 ветеран (шуларның бишесе инвалид) Русиянең Социаль фондына караган Анападагы “Кристалл” үзәгендә уңышлы тернәкләндерү узды. “Тернәкләндерүнең һәр көне минутлап язылган иде. Кичәләр кызыклы булсын өчен, Кабарда авыл округы мәдәният йортының иҗат коллективлары чыгышлар оештырып, ветераннарыбызның анда үткәргән көннәрен күңелле итте”, – дип уртаклаштылар “Ватанны саклаучылар” ярдәм фонды Балтач районы филиалының социаль координаторлары Гүзәл Бухина һәм Гөлшат Нуркаева.

Районда, авыл биләмәләрендә алгы сызыктагы солдатларның гаиләләренә, ата-аналарына да тоелы ярдәм күрсәтелә. Көндәшле авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Флүр Әкбәров та эшне тиешле дәрәҗәдә оештырырга тырыша.

Көндәшле авыл биләмәсенә караучы Курач авылында яшәүче Ольга Бабинаның ике улы контракт белән СВО зонасында хезмәт итте. Бер улы Дмитрий Шипунов, кызганычка каршы, хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булып, туган авылына кайтарып җирләнде. Аның бертуганы, “Бугор” позывнойлы егет әлеге вакытта алгы сызыкта хезмәтен дәвам итә.

– Ольга Алексеевнаның өй каршындагы рәшәткәләре тузган иде. Бер улын тыныч тормыш хакына югалткан, икенче улының исән-сау әйләнеп кайтуын көткән анага хәстәрлек күрсәтү – безнең изге бурычыбыз. Барып хәлен сорашып, мохтаҗлыгын өйрәнеп, рәшәткәләрен яңартуны оештырдык. Район халкы СВОдагы якташларга ярдәм фонды оештырды. Битараф булмаган төрле буын балтачлылар мөмкинлекләренә карап тулыландырган фондтагы акчалар исәбенә профнастил, профиль, НКТ торбаларга заказ бирдек. Шәхси эшкуар Равис Дилмөхәммәтовның “РегионСтрой” кибете аша материаллар сатып алдык һәм, эшчеләр табып, рәшәткәләрне яңартып куйдык, – ди Флүр Фәйзелкави улы.

Бу изге эшне башкарып чыгуда Финат Хәмәтханов, Руслан Гәрәев, Сергей Ковин, Алексей Голдин, Игорь Аугенберг һәм күрше Аскын районының Ключи авылыннан абыйлы-энеле туганнар ярдәмләште.

– Барлык эшләр җиңү өчен, җиңүне якынайту хакына эшләнә. Ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар, – ди Флүр Әкбәров.

СВОда булып кайткан ветераннар үсеп килүче буын вәкилләренә патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертә. Балтач районының тернәкләндерү филиалында гаилә традицияләренең ныклыгына һәм патриотизмга багышланган очрашу узды. Кунакка махсус хәрби операциядә катнашучы Илсур Хафизовның гаиләсе килде. “Бу очрашу илнең чын көче һәм бөеклеге гаиләләрдә икәнлеген искәртү булды. Илсур Мәгъсүм улы хатыны Гөлнара Фаат кызы белән дүрт бала үстерәләр. Хезмәте турындагы хатирәләре белән уртаклашканда, өйдә үзен яраткан хатыны һәм балаларының көтеп алуы, нәкъ менә аларның батырга көч, ышаныч өстәве турында әйтте ул. Балалар сугышны үткән солдатны тыңлап кына калмады, ул кичергән авырлыкларны йөрәге аша үткәрделәр. Мондый чакта гаиләләренең терәк һәм илһам чыганагы, ә мәхәббәт һәм ярдәмнең – рух һәм патриотизмны ныгытучы мөһим кыйммәтләр икәнен аңладылар. Илсур Мәгъсүм улы балаларга фронттагы авырлыклар һәм данлы җиңүләр турында сөйләде, яшь тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде, яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләүнең мөһимлеген ассызыклады”, – диде филиал тәрбиячесе Айгөл Хәбирова.

Илсур Мәгъсүм улының кияве дә СВОда катнаша, аларның ике баласы бар, бу гаиләнең уртак максатлар һәм патриотик карашлар белән ни дәрәҗәдә берләшүен ассызыклый. “Тернәкләндерү филиалы мөдире Гүзәлия Шәфыйкова чыгыш ясап, рухи һәм мәдәни кыйммәтләрне ныгытуда гаиләнең әһәмиятен, шулай ук геройларыбызга ярдәм итәргә кирәклеген ассызыклады. Хөрмәт йөзеннән балалар Ватанга багышланган шигырьләр укыды, ә филиал коллективы хөрмәтле кунакларга җыр бүләк итте. Бу очрашу чын патриотизмның гаиләдән башлануын искәртте. Нәкъ менә туган, үскән җирдә, гаиләдә Ватанны сакларга һәм якларга ярдәм итүче мәхәббәт, җаваплылык һәм ярдәмчеллек нигезләре салына. Гаилә ярдәме һәм мәхәббәте – рухи көчнең нигезе, һәм мондый очрашулар бу хакта көн саен истә тотарга илһамландыра”, – ди Айгөл Хәбирова.

Илсур Хафизов алгы сызыкта авыр яраланып кайтса да, бүген дә сафта. Ул – Балтач район хакимияте башлыгы Илгиз Субушевның СВО мәсьәләләре буенча киңәшчесе. Илсур Мәгъсүм улы СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре белән хезмәттәшлек буенча хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре проблемаларын оператив хәл итү белән шөгыльләнә. Ул ташламалар алу, документлар рәсмиләштерү, торак шартларын яхшыртуга бәйле мәсьәләләр белән җитәкчелек итә һәм мөрәҗәгать иткән һәр кешегә максатчан ярдәм күрсәтә.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас