Күргәзмәне ачу тантанасы 18 июньдә 11:00 сәгатьтә Башкортстанның Милли музеенда була. Журналистлар, волонтерлар, СВОда катнашучыларның гаиләләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм тыл батырлыгына битараф булмаган һәркем чакырыла.
Бу күргәзмә - ярдәм хроникасы гына түгел, ул уникаль күренешне - республикада системалы, чын мәгънәсендә бөтенхалык характерына ия булган киңкүләм волонтерлык хәрәкәтен аңларга һәм теркәп куярга омтылу.
Үткәрү урыны: Уфа шәһәре, Совет урамы, 14 (Башкортстан Милли музее фойесы).