Агыйделдән Запорожье өлкәсенә чираттагы гуманитар конвой китерелгән. Миссияне шәһәр хакимияте башлыгы Денис Ирназаров җитәкләде, дип хәбәр итә МАКСтагы «Башкорт батальоны» каналы.
Яугирләр шәхси составны, җиһазларны, су һәм азык-төлек ташу өчен автомобиль, шулай ук генераторлар, төзелеш материаллары һәм инструментлар, техниканы ремонтлау өчен запас частьләр, туганнарыннан адреслы посылкалар һәм балалар хатлары алган. Гуманитар ярдәм хәрбиләр гаризалары буенча формалаштырылган.
Яугирләр Агыйдел шәһәр музеена үзләре бәреп төшергән ВСУ дронын тапшырганнар.
Оештыручылар ярдәм җыюда булышучы барлык битараф булмаган кешеләргә рәхмәт җиткерә һәм мондый сәфәрләр дәвам итәчәк, дип белдерәләр.
ФОТО: «БАШКИРСКИЙ БАТАЛЬОН» | МАКС