Русия көне алдыннан Башкортстан Башлыгы каршындагы академия аеруча символик яңгыраган яңалык белән уртаклашты. Бу бәйрәм безгә илнең көче, халыкның бердәмлеге, Ватан алдында җаваплылык һәм гомерләрен туган илгә чын хезмәт итүгә багышлаган кешеләрне искә төшерә.
Русия Герое – академия студенты
Нәкъ шушы көннәрдә академия студентлары сафын Русия Герое, Салават районында туган Васил Камил улы Ямалетдинов тулыландырды. Ул дәүләт һәм муниципаль идарә һәм икътисад факультетына кабул ителде.