+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Туй сәяхәте урынына - СВОга ярдәм

Айдар үзе дә сугыш хәрәкәтләре ветераны.

Туй сәяхәте урынына - СВОга ярдәмТуй сәяхәте урынына - СВОга ярдәм
Туй сәяхәте урынына - СВОга ярдәм

Балтач районыннан яшь гаилә СВО зонасына гуманитар йөкне үзе әзерләп җибәргән. Бу хакта муниципалитет хакимияте башлыгы Илгиз Субушев хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, Айдар белән Айгөл күптән түгел генә өйләнешкәннәр, әмма туй сәфәре урынына яшь пар гаилә тормышын изге эштән — СВО катнашучыларына ярдәм итүдән башларга карар иткән.

Гаилә башлыгы үзе дә элек хәрби бурычын үтәгән. Айдар — сугыш хәрәкәтләре ветераны, шуңа күрә алгы сызыктагы сугышчыларга нәрсә кирәклеген, нинди әйберләр һәм җайланмаларның солдат көнкүрешен җиңеләйтүен һәм сугышчан бурычларны үтәргә ярдәм итүен яхшы белә.

— Яшь гаиләнең уртак тормышының тәүге көннәрендә үк фронттагылар турында уйлавы — чын гражданлык җитлеккәнлеге, патриотизм һәм гаять киң күңеллелек үрнәге, — дип язды Илгиз Субушев үзенең МАХ-каналында.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас