+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

“Штурмчылар һәрвакыт алгы сызыкта”

Кушнаренко районы хакимияте башлыгы Марат Латыйпов намуслы хезмәте һәм хәрби антына тугрылыгы өчен мотоукчылар полкының контракт буенча хезмәт итүче ефрейторы Ринат Әсмәндияровка рәхмәт белдерде.  

“Штурмчылар һәрвакыт алгы сызыкта”“Штурмчылар һәрвакыт алгы сызыкта”
“Штурмчылар һәрвакыт алгы сызыкта”

Ринат Бакай авылында туып үскән. Сигезенче сыйныфтан соң СПТУда белем алып, электр белән эретеп ябыштыручы белгечлеген үзләштергән. Аннары төрле тармакларда хезмәт куя.

2024 елның июлендә ул Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм хәрби хезмәткә китә.

—52 яшьтә мин сайлау ясадым — Ватанны яклауга бастым. Бездән башка яклаучылар сафын кем тулыландырыр? Минем балаларым бар, оныкларым үсә, һәм мин аларның тыныч яшәвен, эшләвен, тормышка шатлануын телим.… — ди «Осман» позывнойлы яугир.

Ринат үзенең подразделениесе белән бергә Донецк Халык Республикасында Покровск юнәлешендә хәрби хәрәкәтләрдә катнаша.

— Мин отделение командиры, штурмовикларның бурычы – дошманның тере көчен, ут нокталарын юк итү, торак пунктларны чистарту. Бүлектә төрле яшьтәге һәм төрле милләт вәкилләре. Иң өлкәне — 60 яшьтә, иң яшенә нибары 19 яшь, татар, мордва, молдаван, урыс егетләре. Штурмчылар һәрвакыт алгы сызыкта. Хәрби хәрәкәтләр зонасында гадәттә бер ай, кайвакыт өч айга кадәр булалар. Аннары ял ротациясе, тергезелү… — ди «Осман».

Хезмәт вакытында ул ике җитди яра ала. 2024 елның көзендә кулына кыйпылчык тиеп җәрәхәтләнгән, соңрак аягына үтәли пуля ярасы алган. Икенче яраланудан соң ике операция кичерә һәм ярты елдан артык тернәкләнә.

Күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Ринат Әсмәндияров «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Бүләк дошманның ике пулемет ноктасын юк иткән өчен бирелгән. Шулай ук ул «Хәрби казанышлар өчен» медаленә тәкъдим ителгән.

Фото «Авангард» басмасыннан.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас