+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Уфа" позывнойлы сугышчы орден һәм медаль белән бүләкләнде

Кушнаренко районыннан «Уфа» позывнойлы СВОда катнашучы «Поток» легендар операциясе барышында күрсәткән батырлыгы өчен Батырлык ордены һәм генерал Шәйморатов медале белән бүләкләнде.

"Уфа" позывнойлы сугышчы орден һәм медаль белән бүләкләнде"Уфа" позывнойлы сугышчы орден һәм медаль белән бүләкләнде
"Уфа" позывнойлы сугышчы орден һәм медаль белән бүләкләнде

2025 елның 8 мартында уздырылган «Поток» операциясе бөтен махсус хәрби операция чорында иң кыю һәм уникаль операцияләрнең берсе булды. Ул вакытта 820 Русия хәрби хезмәткәре мөмкин булмаганны эшләде. Алар Уренгой — Помара — Ужгород 1,5 метр диаметрлы газүткәр буйлап 15 километр юл үтте һәм Курск өлкәсе территориясендә дошман тылына чыкты.

Составына «Уфа» да кергән Русия сугышчылары төркеме тулы караңгылыктаа, метан парлары калдыклары белән һава җитмәгән шартларда 40 килограммга кадәр авырлыктагы өстәмә кирәк-яраклар белән ярым иелгән хәлдә хәрәкәт иткән. Алар ябык урыннан дүрт тәүлек буе җитәрлек су һәм азык-төлексез бара. Безнең штурмовикларның кинәт килеп чыгуы дошман өчен көтелмәгән хәл була. Бүлекчәләрнең торбадан чыгуы ВСУ оборонасын дезорганизацияли, бу Русия гаскәрләренә Суджаны һәм бөтен Курск өлкәсен диярлек азат итәргә мөмкинлек бирә.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас