

Дарья Грицаенкога карап, аның махсус хәрби операциядә катнашканын күз алдына да китерүе кыен. Сөйкемле кыз 18 яшендә, туган көненнән бер атна үткәч, алгы сызыкка китә. «Вишня» позывнойлы яшь сугышчы «БАРС-6» ирекле отряды составында ярты елдан артык хезмәт итә. Ул алгы сызыкта чын сугышны күрә, яралы хәрбиләрне коткара һәм аларга беренче медицина ярдәме күрсәтә.
Бүген «Яшьләр көне - 2026» фестивалендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дарья Грицаенкога алгы сызыкта күрсәткән батырлыгы өчен Башкортстан Башлыгының «Башкортостан ирекмәне» мактау билгесен тапшырды.
Уфа районының Красный Яр авылында туып-үскән Дарья шундагы мәктәпне тәмамлаган. 2024 елда ул Башкорт кооператив техникумына «банк эше» юнәлеше буенча укырга керә. Әмма беренче курсны тәмамламыйча, махсус хәрби операциягә китәргә карар кыла.
- Узган ел язын мин махсус хәрби операция зонасына гуманитар конвойны озата бардым. Сөйләшүләр вакытында сугышчылардан алгы сызыкта беренче медицина ярдәме күрсәтә алырдай кешеләр җитмәве турында ишеттем. Өйгә кайткач, «БАРС-6» командиры белән элемтәгә кердем һәм Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзергә карар кылдым. Аннан соң Санкт-Петербургка киттем, үз хисабыма Ratmed тактик медицина академиясендә белем алдым. Ике атна эчендә автомат, пулемет һәм снайпер винтовкасын кулланырга өйрәндем, «санитар-укчы» белгечлеген үзләштердем, — дип сөйли Дарья.