

Элемтәдә Ырынбур өлкәсе югары уку йортлары һәм урта һөнәри уку йортлары активистлары, яшьләрне патриотик тәрбияләү белән шөгыльләнүчеләр булды.
Телекүпернең төп герое - Стәрлетамак төзелеш һәм һөнәри технологияләр колледжының өченче курс студенты рядовой Иниль Солтанов. Егет академик ял алган һәм Русия Оборона министрлыгы белән махсус контракт төзегән. Хәзерге вакытта Иниль оптик сүсле FPV-дрон операторы вазыйфасында хезмәт итә.
Сугышчылар телекүпер вакытында төрле төрдәге дроннарны, шулай ук үзләренең осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Үз чиратында, чара уздырылган Ырынбур өлкәсе хәрби комиссариатында пилотсыз системалы гаскәрләр бүлекчәсе командованиесе вәкиле, Русия Герое капитан Тельман Уралбаев гаскәрләрнең яңа югары технологияле төренең актуальлеген һәм кирәклеген билгеләп үтте.