+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Салаватта «СВОя семейная гостиная» клубы очрашуы узды

«Ватан Геройлары» хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм үзәгенең конференц-залында «СВОя семейная гостиная» клубы очрашуы узды.

Салаватта «СВОя семейная гостиная» клубы очрашуы уздыСалаватта «СВОя семейная гостиная» клубы очрашуы узды
Салаватта «СВОя семейная гостиная» клубы очрашуы узды


Анда махсус хәрби операция геройлары һәм аларның якыннары катнашты.
Башкортстан Республикасының “Ватанны саклаучылар” фонды җитәкчесе, башкорт хатын-кызлары оешмасының рәисе, Русия халыклары ассамблеясенең Башкортстан төбәк җитәкчесе, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Гөлнур Колсарина очрашуда катнашучылар белән ачык әңгәмәдә һәркемнең проблемалы мәсьәләләрен җентекләп өйрәнде һәм аларны шәхси контрольгә алды.

Очрашуда Гөлнур Колсарина Тамара Большаковага, Альбина Гариповага, Раушания Иргалеевага Рабига Кушаева исемендәге “Хатын – кыз-милләт анасы” медален тапшырды һәм башкортларның җиңү символына әверелгән француз яулыгы бүләк итте.
Бу хакта "Выбор" гәзите яза.

Фото: https://gazetavibor.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас