+17 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Батыр йөрәкле, изге күңелле

Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучы Сергей Цыпышев Суворов медале һәм 5нче гвардия гомумхәрби армиясе командованиесе грамотасы белән бүләкләнде.

Батыр йөрәкле, изге күңеллеБатыр йөрәкле, изге күңелле
Батыр йөрәкле, изге күңелле

Бу хакта Балакатай районы хакимияте башлыгы Лилия Мулланурова хәбәр итте.

Ногыш авылында туып-үскән Сергей Цыпышев 2022 елда мобилизацияләнгән. Махсус хәрби операция зонасында ул батырлыгы, кыюлыгы һәм хезмәттәшләренә һәрчак ярдәмгә килергә әзер булуы белән аерылып тора. Батыр хезмәте өчен ул Суворов медале белән бүләкләнгән.

Бу көннәрдә Сергей Цыпышевка хезмәтендәге уңышлары, намуслы хезмәте һәм үрнәк дисциплинасы өчен чираттагы бүләк - 5 нче гвардия гомумхәрби армиясе командованиесе грамотасы тапшырылды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас