+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстаннан СВОда катнашучы пилотсыз системалар белән эшләргә өйрәнә

Башкортстаннан СВО катнашучысы Радмир Әбүталипов Түбән Новгород югары хәрби-инженер команда училищесы курсанты булды, анда булачак инженер гаскәрләре офицерларын, шул исәптән пилотсыз системалар буенча белгечләрне әзерлиләр. Бу хакта РФ Оборона министрлыгында хәбәр иттеләр.

Башкортстаннан СВОда катнашучы пилотсыз системалар белән эшләргә өйрәнәБашкортстаннан СВОда катнашучы пилотсыз системалар белән эшләргә өйрәнә
Башкортстаннан СВОда катнашучы пилотсыз системалар белән эшләргә өйрәнә

Алгы сызыкка киткәндә Радмир Әбүталиповка 20 яшь була. Хәзер аңа - 22. Әбүталипов сүзләренчә, аның фронтка китүен гаиләсе хупламаган. Ләкин егетнең карары аңлы һәм ул үзенең сайлавы белән горурланган.

"Мин әнигә СВОга китүем турында әйтмәдем. Полигонда әзерлек ае узгач әйттем. Линия артына кергәндә: „Әни, мин СВОга киттем“, - дидем. Ул бик борчылды. Бигрәк тә бер ай минем белән элемтә булмаганда. Элемтәгә чыккач: „Мин госпитальдә“, — дидем", - ди Радмир Әбүталипов.

Беренче ярасын ул мотогруппа составында яралыларны эвакуацияләүгә чыккач алган. Сугышчылар дошманның берничә БПЛА һөҗүменә дучар булганнар. Хәрбиләргә караңгы төшкәнне көтәргә туры килә. Ләкин ул вакытта да FPV очып килгәч Радмир Әбүталипов җиңелчә җәрәхәтләнгән.

"Икенче яраны икенче линиядә алдым. Безнең алда иптәшләр басып тора иде, без аларны алыштырырга тиеш идек. Һәм, безгә юл күрсәткәндә, безнең сугышчы растяжкага басты. Мин бу вакытта борылдым, ике адым атладым, егылырга өлгермәдем һәм миңа да кыйпылчыклар очты", — дип сөйләде Радмир Әбүталипов.

Радмир Әбүталипов хәрби бурычны үтәгәне өчен IV дәрәҗә Георгий тәресе белән бүләкләнгән. Ул штурм группасына сугыш комплектлары китергән. Аңа һәм аның сугышчан иптәшләренә ачык җирдән 700 метр араны үтәргә кирәк була. Ул ВСУ контролендә булган. Приказ үтәлә, штурмовиклар бөтен кирәк-яракны алалар. Ул вакытта Радмирның туган көне була.

Хәзер Радмир Түбән Новгород югары хәрби-инженер команда училищесында укый, анда булачак инженер гаскәрләре офицерларын, шул исәптән пилотсыз системалар буенча белгечләрне әзерлиләр.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас