

Мәшгульлек үзәгендә теркәлгән ташламалы категорияләр исемлегенә СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары керде. Алардан тыш, хәрби хезмәттән азат ителгән хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм аларның туганнары, инвалидлар, пенсия яшендәге гражданнар, беженецлар, күп балалы ата-аналар һәм башкалар эшкә урнашуга өстенлекле хокук алды.
Яңа механизм халыкның бу категорияләре өчен эшкә урнашу мөмкинлекләрен киңәйтергә тиеш. Эш бирүчеләр, беренче чиратта социаль яктан якланмаган гражданнарга тәкъдим ителәчәк эш төрләрен һәм вакансияләр санын билгеләп, мәшгульлек үзәкләре белән резервлау турында килешүләр төзи алалар.