Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтов үз теләге белән Советлар Союзы Герое, генерал Таһир Кусимов исемендәге өченче батальонның медвзводына хезмәт итә.
Кыска вакытлы ялга кайтканда Башкортстанның төрле район һәм шәһәрләрендә халык белән очрашуларда катнаша һәм моны ул үзенең бурычы дип саный. Кадерле кунагыбыз, оешманың якын дусты “Сәхибҗамал” оешмасы оештырган очрашуга зур теләк белән һәм сагынып килүен әйтте. Очрашу Уфаның 1нче китапханәсендә узды. Әйткәндәй, китапханәчеләр дә очрашуга әзерләнеп, Радик Биктимер улын ихлас сәламләде, СВО темасына багышланган китап күргәзмәсе дә тәкъдим итте.
Радик Динәхмәтовка сүз бирелгәч, ул “Башкортостан” полкының җырын башкарачагын әйткәч тә залдагылар аягүрә басты. Башкача мөмкин дә түгел иде, чөнки бу җыр гимн булып яңгырый.
– Махсус хәрби операциядә катнашучы һәркемгә якыннарыннан, туган якларыннан хат алу, ярдәмнәрен тою бик мөһим. Бүгенге очрашудан файдаланып, “Сәхибҗамал” оешмасы әгъзаларына кат-кат рәхмәт сүзләре әйтәм. Һәр сугышчы туган ягыннан килгән ярдәмгә, күчтәнәчләргә чиксез шат һәм рәхмәтле. Бердәм булуыбыз солдатларның рухын күтәрә. Әйе, бүген алгы сафтагыларга, тылдагыларга да җиңелдән түгел. Шуңа күрә дә мин сезгә сабырлык телим. Без бердәм булырга тиешбез! Җиңү безнең якта булачак! – диде Радик Биктимер улы.
Арытаба кичәнең музыкаль өлеше башланды. Бу очрашуны музыкаль кичә форматында әзерләп, оешмабызның якын дустын беразга гына булса да сугыш хатирәләреннән арындыру максатыннан музыкаль күчтәнәчләр тәкъдим иттек.
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Резида Сабитова Дилә апа Булгакова сүзләренә иҗат иткән җырын башкарып, күңелләрне айкады.
Аннан инде сәхнә түренә композитор, бик күп җырлар авторы Роза апа Якупова чыкты. Ул Дилә Булгакованың иҗатташ дусты һәм ике талант иясенең уртак җимешләре бихисап. Роза апа бу көнне Дилә Булгакова сүзләренә язылган җырларының попурриен башкарып сокландырды һәм көчле алкышларга күмелде.
Нәфисә Ибраһимова - оешмабызның яңа әгъзаларының берсе. Ул тамашачыларны искиткеч моңлы тавышы белән сәламләде һәм, шулай ук, көчле алкышларга күмелде.
Танылган автор-башкаручы, композитор Флера Шәрипова башкарган җырлар арасында Дилә апаның сүзләренә язылганы да бар иде. Бу да юкка гына түгел, чөнки Дилә апа шушы көннәрдә үзенең матур гомер бәйрәмен билгеләп үтте һәм программада башлыча аның сүзләренә язылган җырлар яңгырап, аңа бүләк булды.
Әйткәндәй, Дилә Булгакова белән Радик Динәхмәтовны иҗади дуслык берләштерә.
– Очрашуга кая гына барсам да, Дилә апа Булгакованың сүзләренә Риф Арслан иҗат иткән “Зәңгәр күзле кызны сагынам” җырын сорап җырлаталар. Мин аны батыр йөрәкле ул үстергән аналарга, ирләрен көтүче хатыннарга багышлап жырлыйм. Сугышчылар алдында чыгыш ясарга туры килгәндә дә әлеге җырны, “Әл дә син бар”, “Күрше хакы” җырларын бик яратып тыңлыйлар, – диде Радик Динәхмәтов.
Данлыклы “Зәңгәр күзле кызны сагынам” җырын башкарганда ул Дилә апаны биергә чакырды һәм рәхмәт йөзеннән алдында тезләнде.
– Дилә апа белән дуслыгыбыз шушы җырдан башланды. Ул мине үзенең фатирына чәйгә чакырды һәм Риф Арслан белән таныштырды. Ул очрашудан соң 33 ел вакыт узса да һәр мизгеле күз алдымда. Искиткеч матур иҗатыгыз, олы йөрәкле булуыгыз өчен рәхмәт, Дилә апа, – диде Радик Биктимер улы.
Чарада прокуратураның отставкадагы полковнигы, Башкортстанның атказанган юристы, моңлы тавышлы җырчы Гүзәл Мәсәгутова-Габидуллина да катнашып, татар халык җырын башкаруы ямь өстенә ямь булды.
– Радик Динәхмәтов белән ул СВОдан чираттагы ялына кайткач очраштык. Ул миннән: “Гүзәл, кайчан концертыңны эшлисең инде?” – дип сорады һәм дәртләндерде. Аллаһка шөкер, март аенда минем беренче сольный концертым булды. Дустыма чиксез рәхмәтлемен! Исән-имин кайтып, тамаша залларын тутырып, бергә концертлар куярга язсын! – диде Гүзәл Габделбарый кызы.
Тамашачылар арасында Ирина Темнова да бар иде. Ул - “Ирина һәм Роман Темновларның артстудиясе” җитәкчесе, вокал укытучысы. Радик Биктимер улы Ирина Кави кызына рәхмәт сүзләре җиткерде. Баксаң, әлеге студия җитәкчелеге СВОга гитара җибәргән икән.
– Әлеге музыка коралында сугышчылар буш вакытында уйный. Күпләре үзләренең имзасын позывнойларын язып калдыра. Кызганыч, арада инде батырларча һәлак булганнары да бар. Мин ул гитараны күз карасыдай сакларга тырышам һәм сугыш тәмамлангач, кире Башкортстанга алып кайтырга ниятлим. Бу да чын тарихның бер өлеше, – диде Радик Динәхмәтов.
Благовар районыннан килгән кунагыбыз Гөлфирә Әхмәтшина Радик Динәхмәтов белән ул СВОга киткәнче үк танышуы һәм шул вакытта аның зур йөрәкле, кешелекле булуына хәйран калуын әйтте.
– Радик Биктимер улы - “Кеше” дигән китапның автор-төзүчесе. Бу җыентыкка ул шагыйрьләрнең кешелеклелек хакында иҗат иткән шигырьләрен туплап, бастырган. СВОга китеп, Ватан сагына басуы да аның кешелеклелеге хакында күпне сөйли, – диде ул.
Кичә ахырында “Сәхибҗамал” оешмасы әгъзалары әзерләп алып килгән күчтәнәч һәм бүләкләрне Радик, сугышчан дуслары белән дә уртаклашачагын белдереп, рәхмәт әйтте.
Матур мизгел булып тарих битләрендә язылачак һәм чарада катнашучы һәркемнең күңелендә сакланачак хатирәләргә бай бу кичә мул чәй табыны артында дәвам итте. Радик “Сабырлык” мөнәҗәтен башкаргач, табын артындагыларның бертавыштан: “тизрәк сугыш тәмамланып, ир-егетләребез исән-имин кайтсын”, “киләчәктә матур очрашулар насыйп булсын!” дигән теләкләр теләде.
Зөһрә ИСЛАМОВА, Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы.