Яңа бүлекчә атаклы якташыбыз, хәрби очучы, Бөек Ватан сугышында катнашкан, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемен йөртәчәк.
Радий Хәбировка тәкъдим белән бер хәрби часть вәкилләре мөрәҗәгать итте. Республика Башлыгы башлангычны хуплады.
"Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге батальонда хезмәт итү - горурлык кына түгел, ә зур җаваплылык та. Анда Башкортстаннан чыккан кешеләр хезмәт итәчәк. Бер үк шәһәрдән, авылдан яки поселоктан егетләр хәрби бурычларны бергә, иңгә-иң торып башкарганда - бу үзара хезмәттәшлектә, дуслыкта һәм бер-берсенә тугрылыкта зур плюс. Бу җиңүгә ирешүдә зур роль уйный", - ди сугышчан офицер, Русия Герое Тельман Уралбаев.
Фото: Башинформ