Аннан кайтканнар икенче кешегә әйләнә диләр. Дөрестер. “Туган илне саклау”, “солдат намусы”, “хәрби антка тугрылык” сүзләренең асылына алар рухи ныклык белән, кан коеп төшенгән. Бүгенге героем патриотлык һәм Туган илгә сөю хисләре белән көчле солдат.
Махсус хәрби операция ветераны Рәфис Флорис улы Нурихановка әле 26 яшь. Хезмәттәге батырлыклары өчен ул күп медальләр белән бүләкләнгән.
Мишкә районы Тирәкәй авылында яшәгән дүрт балалы Нурихановлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә ул. Сабый чагыннан зур сынаулар үтә. Дүрт яшьлек чагында әнисе вафат була. Малайга 7 яшь тулгач әтисе Флорис та күзләрен мәңгегә йома. Өч бертуган Нурихановлар Балтач районының Богдан авылында гомер кичергән әтиләре ягыннан зур апалары Гөлназ Кәрим кызы һәм Вил Әхнәф улы Шәрәфисламовлар гаиләсенә опекунлыкка алына.
– Нурихановлар барысы да тырыш, актив балалар булды. Хезмәт сөеп үстеләр, җәйләрен көтү көттеләр, ихата, йорт, бакча эшләрендә җиң сызганып эшләделәр. Күпләп мал-туар, кош-корт асрап яшәгән гаиләдә һәр кешегә эш җитәрлек булды. Ә Рәфис бәләкәйдән сөйкемле, ачык, аралашучан малай. Кеше җанлы, туган җанлы, кирәк чакта ярдәм кулы сузарга әзер,– ди Богдан авыл биләмәсенең эшләр башкаручысы Фирүзә Абдулхакова.
Үзаллы тормышта үз көченә таянып яшәргә, үз көнен үзе күрерлек булырга омтыла Рәфис. Дүртенче сыйныфта укыганда Гөлназ апасыннан сыер саварга өйрәнә һәм йорт эшләрендә зур ярдәмчегә әйләнә. Малайга ундүрт яшь тулгач Вил абыйсы терлек чалу серләренә төшендерә. Буш вакытларында үсмер авылдагы чордашлары белән хоккей, волейбол уйный.
Богдан тугызъеллык мәктәбенең тугызынчы сыйныфында укыганда киләчәген Ватаныбыз сакчысы итеп күз алдына китерә. Тугызынчыны тәмамлаганнан соң Иске Балтач авылындагы Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында укуын дәвам итә. Өч еллык курста тракторчы-машинист, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрләрен үзләштерә. Укуын тәмамлауга егетнең унсигез яше тула һәм ул армия хезмәтенә чакырыла.
– Санкт-Петербургтагы инженер гаскәрләренең хәрби-инженер бүлекчәсенә эләктем. Хезмәттәге тәртип бик ошады һәм сигез ай хезмәт иткәч үз теләгем белән ике еллык контрактка кул куйдым, – ди, Рәфис үзенең хезмәт юлы белән таныштыра башлады.
2021 елда райондашыбыз Сүриягә җибәрелә. Өч ай дәвамында хәрбиләр колонналарын озатып йөри алар.
2022 елның 24 февралендә төнге сәгать дүрттә Рәфис хезмәт иткән часть Украина чиген үтеп Харьков өлкәсенә керә. Бала, үсмер чагында караган “Морские дьяволы” телесериалындагы персонажны күңеленә якын күреп үзенә “Тайфун” позывное алып алгы сызыкка юллана.
Тыныч тормышта үсеп буй җиткергән, үсмер чак хыялын тормышка ашырдым дигәндә язмыш канлы бәрелешләр барган җиргә юллаган авыл егете өчен үзен сугыш эчендә итеп тою кайчан, нәрсәдән башланды икән?
– Беренче көннәрдән үк. Билгеләнгән урынга барып җитүгә безнең азык-төлек складын шартлаттылар. Бар булган запасыбыз юкка чыкты. Егермедән артык кеше өч көнне ризыксыз үткәрдек. Якында гына чишмә агып ята, суны шуннан алып файдаландык. Ашарга ризык юк. Якында гына авыл бар. Ул буш. Халык таралышкан. Бер мәлне иректә яшел үлән утлап йөргән сарыклар күзгә чалынды. Дусларым шул сарыкларның берсен суеп кулланырга киңәш итте. Кем терлек суя белә? Бер-беребезгә караштык. Автоматын карап, тикшереп утырган “Гром” башын гына какты. Сарык көтүен күзәткән “Чайка”ның да үз гомерендә кулына пычак тотып сарык түшкәсе эшкәрткәне булмаган. Шәһәрдә үскән “Гвоздика”дан андый эшне өмет итәсе юк. Арада күпләр миннән олы яшьтә. Берсенең дә сарык чалганы булмаган. Авылда үскәч, минем андый эшне башкарганым бар иде. Вил абыема күңелемнән рәхмәтләр укып, тәвәккәлләдем. “Болай булгач, үлмибез, рәхмәт сиңа, “Тайфун”! – диеште дусларым. Шулай итеп, сарык ите безне коткарды. Миңа ул вакытта 22 яшь иде...
Камалышта да кала алар.
– 2022 елның 28 апреле көнне Харьков өлкәсе җирендә булды ул. ВСУның артиллерия утына эләккәч камалыштан өч көн чыктык. Кызганыч, югалтуларсыз үтмәде ул көннәр, хезмәттәшләребез арасыннан башларын салган дусларым әле дә күз алдында. Үзебезнең солдатлар килгәч чолганыштан чыга алдык... – Кырыс сугыш шартларындагы кичерешләрен кыска гына итеп сурәтләп үтте “Тайфун”.
2023 елның сентябрендә барган алышлар вакытында тәненә 45 ярчык эләгеп яралана “Тайфун”. “Нива” машинасында хезмәттәшләре Белгородтагы госпитальгә илтә. Бер ай дәвалана. Хәле яхшыруга янә алгы сызыкка юллана.
Хәтерендә уелган бу вакыйганы гомерендә онытмас ул, мөгаен. “Тайфун” хезмәттәшләре белән бергә Белгородта азык-төлек алырга чыккач, карашы урамда мавыгып уйнаган биш яшьләрдәге кечкенә малайга төшә. Аның кыяфәте “Тайфун”ның игътибарын җәлеп итә – бигрәк тә малайның башында совет солдатлары киеп йөргән, балкып торган кызыл йолдызлы пилотка әллә кайдан аерылып тора. Битараф кала алмый “Тайфун”, килеп баланы кочаклап, кулына ала. Нәни генә булса да снарядлар шартлавын, баш очында пулялар сызгыруын кинодан күреп түгел, чынбарлыкта татырга өлгергән малай, “Тайфун”га сыенып муеныннан коча һәм колагына пышылдый: “Тизрәк сугышны сүндерегез, солдат!”
– Тормышка аяк басу белән тынычлыкның бәһасын аңлаган, сабый чагыннан төпле фикерләргә өйрәнгән бу буынның бәхетле киләчәге өчен көрәшергә кирәк. Сабыйлар тыныч тормышта яшәргә тиеш! Безнең буын өлешенә төшкән сынауларны бездән соңгыларга татырга язмасын! – Хәтеренә уелган күренешне кабат яңартканнан соң тын торды да, әңгәмәне дәвам иттек.
Көннәрнең берсендә Польшада җитештерелгән миномет һөҗүменә эләгәләр.
– Аны “полька” дип йөртәләр. Очып килгәне сизелми. Җиргә төшеп җитми, шартлый. Алты кеше бара идек. Икесе урында һәлак булды. Дүртебез исән калдык. Бер хезмәттәшем аягын югалтты. Мин уң кулның чугын югалттым. Аңымда идем, хәлемне шундук аңладым...
Рәфисне Мәскәү шәһәрендәге Н. Н. Бурденко исемендәге клиника каршындагы госпитальгә озаталар. Август аена кадәр дәвалана. Егет белән психологлар эшли. Ике операция үткәрә.
Госпитальдә дә, хәрби частендә дә Нурихановны комиссовать итү турында сүз алып баралар.
– Ризалашмадым. Дусларымны авыр вакытта калдырасым килмәде. Күңелем кушканны, үз бурычымны үтәү теләге көчле булды, – дип гади генә аңлатты арытабангы язмышына бәйле карарын.
Көчле рухлы, үз-үзенә ышанычы зур солдат кабат алгы сызыкка кайта. 2024 елның 10 мае көнне аңа кече лейтенант званиесе бирәләр. 6 август көнне Курск өлкәсенең Суджи шәһәре юнәлешендә хезмәткә юллана. 24 яшьлек “Тайфун” рота командиры сыйфатында хезмәтен дәвам итә. Аларга территорияләрне чистарту, миналардан арындыру йөкләтелә. Сынатмый “Тайфун”. Дүрт ай дәвамында сул кул ярдәмендә корал белән эш итә.
Сул кулына утлы корал тотып дошманга каршы баскан якташымны күз алдыма китерергә тырышам, ә ул миңа фронт истәлекләрен – фотоларын күрсәтә. Уң кул чугын югалткан авыл малае автомат тотып дошманга каршы баскан! Фотосурәттән үз-үзенә ышануы көчле каһарман карый! Аптыравым йөземә чыкканны күреп “Тайфун” җавап бирә:
– Ә нәрсәсе бар аның? Сул кул белән автомат тотып та сугышырга өйрәнәсең...
Тыныч тормыш хакына үз-үзен аямаган егетнең күкрәгенә шәхси һәм хәрби батырлык символлары – Суворов медале, “Пять лет выслуги”, “Ветеран СВО”, “За разминирование” медальләре тагыла. Бу бүләкләр белән һаваланып йөрми Нуриханов. Шул елның декабрендә аны демобилизациялиләр. Ул туган районына кайта.
– Минем хәлдәге солдатларны кайтару турында приказ чыгарылды. Кайтмаган, әле дә дусларым янында булыр идем. Үземне инвалид кеше итеп тоймыйм. Кызгануларын теләмим. Алсалар, әле дә алгы сызыкка барыр идем... – ди карашын бер ноктага төбәгән Рәфис. Күңеле, йөрәге белән ул һаман анда, иптәшләре янында, алгы сызыкта.
“Тайфун”га бер караудан хәрби кеше булуын аңлыйсың. Бу аның ачык карашыннан, әңгәмәдәшенең күзенә карап аңлаешлы итеп сөйләвеннән күренә. Илебезгә хәвеф янаганда читтә кала алмавын тәрбия җимеше дип билгели.
– “Кайнар нокта”ларда булырга туры килде. Әйткәнемчә, Сүриядә дә булдым. Әмма СВО – бик кырыс сугыш. Алда ни көтәсен күзаллап булмый. Һәр көн соңгысы булыр кебек. Аллаһка ышану, өй, туганнар, якыннар турында якты уйлар, Җиңүгә ышану гына коткарадыр. Бабаларыбыз җиңгәч, без дә җиңәчәкбез дигән өмет яшәтә, – ди хәрби антына тугры ветеран.
Канлы бәрелешләр эчендә булып имгәнеп кайтса да, Рәфис тормышка, кешеләргә якты карашта. Алга яңа омтылышлар белән яши. Өч төрле протезга заказ биргән. Спортив, бионик, механик протезлар ярдәмендә тулы канлы кеше булып яшәргә, яңа максатларга ирешергә исәбе. Спорт белән дуслыгын өзми. Армия хезмәтенә кадәр хоккей, волейбол уеннарын яратып уйнаганын әйткән идем. Армрестлингны әле дә дәвам итә. Уфа шәһәрендә май аенда спортчылар арасында узган ярышларда армспорт буенча беренче урын яулап кайтты. СВО ветераннары арасында узган ярышларда гер спортында, шулай ук беренче һәм адаптив бокста өченче булды. Ә Уфада үткән армлифтинг буенча ярышларда үзенең авырлык категориясендә бердәнбер СВО ветераны буларак катнашып 45 килограмм авырлыктагы йөкне күтәреп Башкортстан рекордын куйды.
– Хәзер үземне Русия рекордын куярга әзерлим, – дигән сүзләре соклануымны арттырды.
Ул патриотик чараларда көтеп алынган зур кунак. Балалар белән махсус хәрби операция сугышчыларның батырлыгы турында теләп әңгәмәләшә әле кайчан гына зур әтиләренең Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгын сурәтләп үзе дә иншалар язган ир-егет. Көчле рухы, саф күңеле, тормышка, кешеләргә яратып каравы Рәфискә карата күңелдә зур хөрмәт уята.
Рәфис Нуриханов кебек Ватаныбызга тугры ир-егетләр булганда илебез күген кара козгыннар басып ала алмас!
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.