+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
2 Сентября , 05:50

Батальонга язылу дәвам итә

Башкортстанда ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге пилотсыз системалар батальонына хәрби хезмәткә җыю дәвам итә. Республика халкы махсус хәрби операция зонасында БПЛА операторлары һәм әлеге бүлекчәнең башка белгечлекләре буенча хезмәт итү өчен Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзи.

Батальонга язылу дәвам итәБатальонга язылу дәвам итә
Батальонга язылу дәвам итә
Башкортстан башлыгының Русия Милли гвардиясе гаскәрләре белән хезмәттәшлек буенча киңәшчесе Артур Йомагуҗин Башкортстанда дрончылар батальонын булдыру инициативасы белән чыгыш ясаган һәм Ватанга хезмәт итәргә теләк белдергән ир-егетләргә рәхмәт белдерде.

Офицер искә төшергәнчә, Муса Гәрәев исемендәге батальон составында хезмәт итәргә теләүчеләр өчен махсус шартлар гамәлдә. Яңа бүлекчә контрактчыларына барлык федераль һәм республика ташламалары, шул исәптән гаилә әгъзалары өчен дә, бирелә. Хәрби хезмәткәрләр өчен өстәмә өстенлекләр дә каралган.

Булачак дрон операторлары өчен төп өстенлекләрнең берсе — алгы сызыктан шактый ераклыкта хезмәт итү. Батальонның шәхси составы алгы сызыкка җибәрелмәячәк. Моннан тыш, барлык кандидатлар өчен дә бушлай укыту оештырылган, аннан соң хәрби хезмәткәрләр заманча һәм кирәкле һөнәр үзләштерә. Контрактның мөһим шарты — башка бүлекчәләргә күчерүне һәм белгечлекне алыштыруны тыю.

Хезмәт срогы төгәл билгеләнгән һәм бер ел тәшкил итә. Шул вакыт узгач, хәрби хезмәткәр хәрби хезмәттән азат ителергә яки Русия Оборона министрлыгы белән яңа контракт төзергә мөмкин. Контракт имзалаганнан соң хәрбиләргә 200 мең сум күләмендә түләү каралган. Аннары һәр 180 көн хезмәт өчен, шулай ук көн саен хезмәт хакына өстәп, ике мең сум түләнә. Хезмәтнең беренче елында гомуми керем 4 120 000 сум тәшкил итәчәк. Дошман объектларын юк иткән өчен өстәмә түләүләр дә каралган.

«Уйланучыларга шуны әйтәсем килә: бу җитди адым, һәм аңа чыннан да җаваплы карарга кирәк. Батальонга язылу — илебезнең бөтенләй яңа хәрби көчен формалаштыруда катнашу, хәрби тарихның бер өлеше булу дигән сүз», — диде Артур Йомагуҗин.

Муса Гәрәев исемендәге батальонга гаризалар Уфада Октябрь революциясе ур., 3 адресы буенча кабул ителә.

Кирәкле мәгълүматны 9дан 18 сәгатькә кадәр 8-908-358-00-00, 8-995-948-65-41 телефоннары аша алырга була.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас