+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
3 Сентября , 04:57

“Коткарылган гомерләрне күрү — бәһасез”

Без әле батырлар дәверендә яшибез. Илебез тынычлыгы хакына ир-егетләр генә түгел, хәтта гүзәл затлар да махсус хәрби операция зонасына юлланып, батырлык үрнәге күрсәтә. Бүгенге язмабыз герое — Уфаның 13нче шәһәр клиник дәваханәсенең табиб-терапевты Альбина Ахунова.

“Коткарылган гомерләрне күрү — бәһасез”“Коткарылган гомерләрне күрү — бәһасез”
“Коткарылган гомерләрне күрү — бәһасез”

— Махсус хәрби операция башланганнан ук мин читтә калмаска булдым. Медицина хезмәткәрләре дә беренче чиратта хәрби бурычлы, һәм илем өчен авыр вакытларда мин дә үз Ватаныма ярдәм итәргә тиеш. Военкоматка мөрәҗәгать иттем, анда мине хупладылар. Дөрес, ике балигъ булмаган балам булу сәбәпле, кайбер сораулар туды, тик якыннарым — әти-әнием дә минем карарым белән килештеләр һәм мин СВО зонасына киттем, — ди Альбина Әлфәт кызы. — Мин әти-әниемнең бердәнбер баласы, ике баламны да ялгызым тәрбиялим. Әлбәттә, барысына да мине җибәрү куркыныч иде. Әмма без көн саен бу темага сөйләштек, мин хәзер анда ныграк кирәк булуымны, медицина хезмәткәрләре җитмәвен аңлата идем. Тора-бара барысы да минем карарга ризалаштылар.

Батыр ханым билгеләвенчә, башта аңа авыррак була. Уңайлык зонасыннан чыгу, гадәти булмаган шартлар, катлаулы вәзгыять, хәрби бурычларны үтәп кайткан егетләрне күрү...

— Дөресен әйтим, башта мин һәр кабул итүдән соң еладым. Ләкин хезмәттәшләрем, туганнарым һәм вакыт ярдәме белән үземне кулга алдым һәм эшемне башкардым, — ди ул тыйнак кына.

Табибә хәрби госпитальләрдә эшли. Соматик авырулар — үпкә ялкынсынуы, инфаркт, инсульт, шикәр чире, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтләре, гипертония кризислары, постгеморрагик анемияләр белән килгән пациентларны дәвалый.

— Бу минем өчен үз спецификам буенча гадәти эшләр. Ләкин хирурглар җитмәү сәбәпле, хирургларга да ярдәм иттем: аяк-кулларның туңуы, травматик шок, контузия, кан китү, яралану, сыну, яраларны бәйләү — бөтенесенә тотындым. Ярый әле университетта безне барысына да өйрәттеләр, — дип билгели терапевт. — Моннан тыш, мин документлар әзерләдем, аларны җәрәхәтләрнең авырлыгын билгеләү өчен табиблар комиссиясенә тәкъдим иттем һәм хәрби хезмәткә яраклылык категориясен билгеләдем. Һәм, һичшиксез, сугышчыларга мораль ярдәм күрсәтү — аларның психик сәламәтлеген саклау, сугышчан рухны күтәрү бик мөһим иде.

Әлбәттә, кыр шартларында эшләү җиңел түгел. Альбина Ахуновага авырлыклар белән күп очрашырга туры килә. Ләкин ул үзен лаеклы күрсәтә, хезмәтен намуслы башкара. Табибә әйтүенчә, иң кыены — ялларсыз эшләү.

— Соңгы дүрт айда 250 пациент белән бездә нибары ике хирург һәм мин — терапевт эшләдек. Йокы җитмәү, даими киеренкелек, югары йөкләнеш, туганнардан ерак булу һәм еш кына элемтәсез калу — бу чын сынау булды. Әмма ярдәмем аркасында коткарылган гомерләр барлыгын белү — бу бәһасез, — ди ул.

Килешми булмый. Бу искиткеч ханым — батырлык һәм фидакарьлек үрнәге. Илебезнең җиңел булмаган вакытларында үзләрен чын ватанпәрвәр итеп күрсәтә алган һәркемгә ныклы сәламәтлек, иминлек телик!

Фото: 13нче шәһәр клиник дәваханәсенең профсоюз оешмасының социаль челтәреннән.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас