+19 °С
Облачно
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Батырлар дәвере
4 Сентября , 11:25
СВО катнашучысы Башкортстанда дәүләт ярдәме белән үз бизнесын ачты
Башкортстанның Стәрлебаш авылыннан күп балалы әти һәм махсус хәрби операциядә катнашучы Рамил Сафиуллин халыкка металл эретеп ябыштыру һәм эшкәртү буенча хезмәт күрсәтә.
СВО катнашучысы Башкортстанда дәүләт ярдәме белән үз бизнесын ачты
Быел март аенда ул социаль контракт төзи, кирәкле җиһазлар сатып ала һәм сату базарын киңәйтә.
– Безнең районда, бөтен республикадагы кебек үк, индивидуаль торак төзелеше актив үсә. Кемдер ремонт планлаштыра. Эретеп ябыштыру хезмәтләренә һәрвакыт ихтыяҗ зур, иң мөһиһе - мобиль булу, үз эшеңне сыйфатлы итеп башкару, – ди стажы булган эретеп ябыштыручы һәм дүрт бала атасы.
СВО катнашучысы бизнесына адреслы ярдәм сыйфатында дәүләт тарафыннан бүлеп бирелгән 350 мең сумга җиһазлар арсеналын сизелерлек тулыландырган. Эретеп ябыштыру ярымавтоматы, тентлы прицеп, углекислота һәм аргон өчен баллоннар һ.б. сатып алган. Аңа туган авылыннан гына түгел, бөтен Стәрлебаш районыннан да заказлар килә. Эшкуарның планнарында - клиент базасын үстерү һәм Федовровка, Миякә районнарын колачлау.
- Агымдагы ел башыннан социаль контрактлар ярдәмендә республикада яшәүче 700дән артык кеше бизнеска ия булды. Эш башлаучы эшкуарга ярдәм социаль контрактлар буенча акча бүлеп бирү белән генә тәмамланмый, мәшгульлек хезмәте, урыннардагы бизнес-шерифлар һәм барлык ярдәм итүче хезмәтләр аны формалашуның бөтен этабында хәстәрләп күзәтәләр. Кирәк булганда кеше бушлай белем ала һәм бизнес алып бару күнекмәләрен ала, мәшгульлек хезмәте чараларында катнаша ала, ә эшчәнлекне киңәйткәннән соң кирәкле кадрларны сайлаганда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала, – ди Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ольга Кабанова.
Фото:
https://pravitelstvorb.ru/news/29547/
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"