+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
5 Сентября , 05:55

Бердәмлектә - көч!

Салават шәһәрендә махсус хәрби операция ветераннарына комплекслы ярдәм күрсәтәләр.

Бердәмлектә - көч!Бердәмлектә - көч!
Бердәмлектә - көч!


Быелның июнендә Салаватта хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү үзәге «Ватан Геройлары» эшли башлады. Ул берничә оешманы берләштерде. Шуларның берсе — «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы.

Филиалның социаль координаторлары Сергей Данилов, Кристина Синчурова һәм Эльмира Газизова сугышчыларга һәм ветераннарга, аларның туганнарына һәм якыннарына медицина һәм психологик ярдәм күрсәтүдә, тернәкләндерүгә һәм шифаханә-курортларда дәвалануга юлламалар алуда, документлар рәсмиләштерүдә, түләүләр алуда һәм социаль ярдәм күрсәтүдә булышалар.

Моннан тыш, социаль координаторлар югары технологияле тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итәләр, торак биналарны инвалид ветераннар ихтыяҗларына яраклаштыралар, белем алуда, яңадан укытуда һәм эшкә урнашуда ярдәм итәләр.

Ярдәм алу өчен Ленин урамындагы 25нче йортта урнашкан үзәккә мөрәҗәгать итәргә яки телефоннар аша шалтыратырга мөмкин: +7 987-248-04-84, +7 917-406-76-59, +7 987-606-53-31.

Фото: gazetavibor.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас