Әзерлек вакытында курсантлар очу симуляторларын кулланалар, эретеп ябыштыру эшләрен башкарырга, дроннар җыярга, йөк ташлау механизмнарының сервоприводлары белән эшләргә, «кошчыкларны» көйләргә өйрәнәләр. Шуннан соң алар зачёт тапшыралар һәм беренче дроннарны күккә очыралар.
Аннары — имтихан. Анда сугышчылар теория буенча имтихан тапшыралар һәм дроннар белән идарә итә белүләрен практикада күрсәтәләр. Курсант программаны үзләштерә алмаган очраклар да була. Бу очракта укыту аның өчен шуның белән тәмамлана, ләкин ул батальонда кала һәм башка вазифада хезмәт итә.
Муса Гәрәев исемендәге батальонга гаризалар Уфада Октябрь революциясе ур., 3 адресы буенча кабул ителә.
Кирәкле мәгълүматны 9дан 18 сәгатькә кадәр 8-908-358-00-00, 8-995-948-65-41 телефоннары аша алырга була.
Фото: Башинформ