+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
5 Сентября , 07:20

Ярмәкәй районында яңа үзәк ачылды

Ярмәкәй районында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү үзәген ачтылар.

Ярмәкәй районында яңа үзәк ачылдыЯрмәкәй районында яңа үзәк ачылды
Ярмәкәй районында яңа үзәк ачылды

Үзәкне ачуда Ярмәкәй районы хакимияте башлыгы Рөстәм Әлимгафаров, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Башкортостан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина, махсус хәрби операция ветераннары, СВОда катнашучыларның гаилә әгъзалары, волонтерлар һәм мәртәбәле кунаклар катнашты.
- Мондый үзәкләрне ачу — СВОда катнашучыларга ярдәм итүнең комплекслы системасын булдыруның мөһим этабы. Ышанам ки, яңа үзәк безнең сугышчылар һәм аларның якыннары өчен көч урыны булачак, алар анда тиешле ярдәм алачак, - диде Гөлнур Галинуровна. Филиал җитәкчесе сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына хезмәтләре өчен, сугышчыларның ата–аналарына патриотлар тәрбияләгәннәре өчен, волонтерларга алгы сызыктагыларга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Бу хакта тулырак Ярмәкәй районын хакимияте сайтында укырга була.

Фото: Энҗе Шәфыйкова.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас