

Архангель районыннан «Физрук» позывнойлы яугир югары бүләккә – генерал Шәйморатов медаленә лаек булды. Бүләк аның батырлыгын һәм антына тугрылыгын тану булды, дип сөйләде район башлыгы Айрат Сәетгалин.
Хәрби хезмәткәр мондый позывнойны очраклы гына сайламаган. Мәктәп сыбызгысын хәрби киемгә алыштырганчы, ул район мәктәпләренең берсендә физкультура укыткан. 2023 елда Архангель районында яшәүче укытучы Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән.
Әлеге вакытта “Физрук" махсус билгеләнештәге 116нчы аерым бригадада, Салават Юлаев исемендәге икенче батальонда хезмәт итә. Миномет расчеты составында бик катлаулы хәрби бурычларны үти. Педагогик тәҗрибә эзсез үтми: иптәшләре өчен җаваплылык һәм көчле ихтыяр алгы сызыктагы аның төп ярдәмчеләренә әверелә. Хезмәт вакытында “Физрук" үзен үтә сабыр һәм дисциплиналы кеше итеп күрсәткән.
ФОТО: АЙРАТ САИТГАЛИН | ГЛАВА АРХАНГЕЛЬСКОГО РАЙОНА