+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
6 Сентября , 05:10

СВО зонасына 185нче гуманитар конвой җибәрелде

Башкортстан махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүен дәвам итә.

СВО зонасына 185нче гуманитар конвой җибәрелдеСВО зонасына 185нче гуманитар конвой җибәрелде
СВО зонасына 185нче гуманитар конвой җибәрелде

Фронтка республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча 185нче гуманитар конвой килде, дип хәбәр итте Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов.

Адреслы ярдәм 35 хәрби бүлекчәдә хәрби бурычларны үтәүче Башкортстан хәрбиләренә каралган.

Кирилл Первов сүзләренчә, ярдәм җыю Башкортстан Хөкүмәте, дәүләт органнары, муниципалитетлар, иҗтимагый оешмалар, волонтерлар һәм битараф булмаган гражданнар тарафыннан оештырылган.

 "Бу уртак эш, анда бөтен республика буенча меңләгән кеше катнаша. Конвойны формалаштыруда катнашкан һәм аны адресатларга кадәр озата барган һәркемгә ихлас рәхмәтемне белдерәм", — диде Кирилл Первов.

ФОТО: СОЦСЕТИ КИРИЛЛА ПЕРВОВА | МАКС

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас