+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
7 Сентября , 07:25

СВО яугире дәрес үткәрде

«Башкортстан геройлары» программасы финалисты балаларны беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтте.

СВО яугире дәрес үткәрдеСВО яугире дәрес үткәрде
СВО яугире дәрес үткәрде
«Башкортстан геройлары» программасы финалисты һәм СВО ветераннары үсмерләр слетында балалар өчен беренче ярдәм күрсәтү буенча дәрес үткәрде.

Айнур хәзрәт чакыруы буенча «Башкортстан геройлары» кадрлар программасы финалисты СВО ветераннары ассоциациясе әгъзалары белән бергә мәчеткә йөрүче балалар өчен оештырылган үсмерләр слетында катнашты. Чара Бикбулат авылы янындагы турбазада узды.

Слетта катнашучылар өчен «Кан китүне туктату һәм яраланган кешене эвакуацияләү» темасына беренче ярдәм буенча практик дәрес оештырылды. Манекен һәм махсус җиһазлар ярдәмендә балаларга кан китү төрләре, җәрәхәтләр вакытында ярдәм күрсәтү ысуллары турында сөйләделәр һәм тематик уен үткәрделәр. Балалар теорияне үзләштереп кенә калмады, практикада да алган күнекмәләрен сынап карый алды.

Билгеле булуынча, «Башкортстан геройлары» проекты Русия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән «Геройлар вакыты» федераль башлангычының төбәк дәвамы буларак эшләтеп җибәрелде. Программада махсус хәрби операциядән ялга кайткан, шулай ук СВОда катнашкан һәм демобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләр дә катнаша.

Фото: «ВК»дагы «Герои Башкортостана» төркеме.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас