+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
9 Сентября , 05:20

"Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр - алтын фонд"

Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге пилотсыз системалар гаскәрләре батальонына иреклеләр сайлау дәвам итә.

"Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр - алтын фонд""Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр - алтын фонд"
"Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр - алтын фонд"


Шул ук вакытта хәрби тәҗрибә мәҗбүри түгел. Бүлекчәнең идеаль сугышчысы нинди булырга тиешлеге турында эксперт сөйли.
“Минемчә, сугышчы өчен идеаль яшь - 18 дән 25 яшькә кадәр. Тәҗрибә күрсәткәнчә, яшь егетләр җитезрәк. Аларның подразделениегә килүләрен, шундук бер-берсе белән "кош" телендә сөйләшә башлауларын күп тапкырлар сиздем. Ә мин хәтта аларның нәрсә турында сөйләшкәннәрен дә аңламыйм. Бер-берсен бик тиз аңлыйлар. Миңа еш йөрергә туры килә, аларның ничек эшләүләрен күрәм, дошманның бәреп төшерелгән БПЛАны сүтәләр, аларны эҗыеп карыйлар һәм башкалар. Безнең егетләр, пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр - бу алтын фонд", – ди Артур Юмагужин, Русия Милли гвардиясе гаскәрләре белән хезмәттәшлек буенча Башкортстан Башлыгы киңәшчесе.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас