+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
10 Сентября , 06:00

Якташыбыз генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнде

Бүздәк районында туып үскән Ринат Насыйбуллинга югары дәүләт бүләге тапшырылды.

Якташыбыз генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләндеЯкташыбыз генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнде
Якташыбыз генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнде


"Якташыбыз Бүздәк районының Түреш авылында туып үскән. Тыныч тормышта электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Ватанны сакларга 2022 елның октябрендә китте һәм беренче көннәрдән үк үзен чын ир-егет һәм батыр сугышчы буларак танытты.

Бу – аның өченче югары бүләге. Элегрәк ул генерал Шәйморатов медале һәм «Сугышчан батырлыклары өчен» медале белән бүләкләнгән иде.

Якташыбызның батырлыгы алдында түбәнчелек белән баш иябез! Сәламәтлек, көч һәм тизрәк җиңү белән әйләнеп кайтуын телибез! Сезнең белән горурланабыз!» – дип язды Бүздәк районы хакимияте башлыгы Илнур Игъдиев социаль челтәрләрдә.

Фото: buzdyak.bashkortostan.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас