+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
11 Сентября , 05:40

Элекке электромонтер хәзер БПЛА операторы

Дүртөйле районында туып-үскән 38 яшьлек Альмир пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәргә мөстәкыйль рәвештә карар кабул иткән.  

Элекке электромонтер хәзер БПЛА операторыЭлекке электромонтер хәзер БПЛА операторы
Элекке электромонтер хәзер БПЛА операторы

Тыныч тормышта ир-егет электромонтер булып эшләгән һәм шушы белгечлек буенча алты елга якын хезмәт иткән. Төньякта вахта ысулы белән эшләгән.

– Гаиләм минем карарымны яхшы кабул итте. Бу – минем үземнең сайлавым. Барысы да хуплады. Әни бераз борчыла, әлбәттә, ләкин алай ук нык түгел, – дип билгели булачак БПЛА операторы.

Аңа техник белемнәре, шулай ук хәрби хезмәт вакытында алган беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләре дә кирәк булачак, дип ассызыклый ул.

Уңышлар телик аңа! Башкортстанда пилотсыз системалар гаскәрләренә операторлар җыю дәвам итә. Бу хакта 122 номеры буенча шалтыратып белергә мөмкин.

Фото: Владимир Шакиев / «Общественная электронная газета»

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас