+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
11 Сентября , 04:32

Яугирләр өчен чын фәрештәләр алар!

Бүген медицина хезмәткәрләре дә алгы сызыкта батырлык һәм фидакарьлек үрнәге күрсәтә.

Яугирләр өчен чын фәрештәләр алар!Яугирләр өчен чын фәрештәләр алар!
Яугирләр өчен чын фәрештәләр алар!

Уфаның 13нче шәһәр клиник дәваханәсенең дәваханәнең фельдшеры Гөлнара Әхмәтова да махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән юлланган.
– Бу йөрәк кушуы буенча булды. Мин, Русия Федерациясе гражданы буларак, гомум эшкә үз өлешемне кертергә һәм яугирләргә ярдәм итәргә тиешлегемне ныклы аңлап эш иттем. Гаиләм бу карарга уңай карады, мине хупладылар һәм бу көч бирде, – ди ул.


Соклангыч һөнәр сайлаган ханым әйтүенчә, аның тормыш девизы бер – кешеләр гомерен саклау.
– Алгы сызыкта күргәннәремнән соң, мин пациентка тыныч шартларда ярдәм итү мөмкинлеген тагын да ныграк бәяли башладым, – ди фельдшер.


Без аннан махсус хәрби операция зонасында очрашкан авырлыклар турында да сорадык. Ул әйтүенчә, теләсәң, барлык кыенлыкларны да җиңеп була.
– Әлбәттә, шартлар гадәти түгел, ләкин эш өчен кирәкле бөтен нәрсә булды. Әгәр берәр нәрсә җитмәсә, хәлдән чыгу юлын таптык – әмма ярдәм сыйфатына зыян китермәдек, – ди Гөлнара Сафуан кызы.
Аңа гражданлык тормышында алган күнекмәләр дә ярдәм иткән, яңа күнекмәләргә дә өйрәнергә туры килгән. Фельдшер билгеләвенчә, иң мөһиме – курыкмау һәм авырлыкларны җиңеп чыга белү.


– Миңа эш елларымда алган тәҗрибәм теләсә нинди хәлдә дә югалып калмаска ярдәм итте. Анда мин ут астында гомерне саклап калуның нәрсә икәнен чын-чынлап аңладым. Бу бәяләп бетергесез тәҗрибә, ул минем белән мәңгегә калачак, – ди фельдшер. – Миңа белем биргән остазларыма, укытучыларыма, табибларга һәм докторларга зур рәхмәт әйтәсем килә. Һәм, әлбәттә, әти-әниемә һәм балаларыма ярдәм­нәре һәм миңа ышанычлары өчен рәхмәт.


Бу искиткеч ханым – батырлык һәм фидакарьлек үрнәге. Илебез өчен җиңел булмаган вакытта үзләрен чын ватанпәрвәр итеп таныткан, һөнәри дә, гражданлык батырлыгы да күр­сәтүче һәркемгә ныклы сәламәтлек, иминлек телик!

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас