+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
13 Сентября , 04:45

Башкортстанның яңа батальонында хезмәт итүнең нинди үзенчәлекләре бар?

Артур Юмагужин Башкортстанда Муса Гәрәев исемендәге батальон хәрбиләре контрактының үзенчәлекләре турында сөйләде.

Башкортстанның яңа батальонында хезмәт итүнең нинди үзенчәлекләре бар?Башкортстанның яңа батальонында хезмәт итүнең нинди үзенчәлекләре бар?
Башкортстанның яңа батальонында хезмәт итүнең нинди үзенчәлекләре бар?
Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге пилотсыз системалар батальонын булдыру инициативасының автордашы Артур Юмагужин сүзләренчә, иреклеләр бары тик бер елга гына махсус контракт төзи, бу Югары Башкомандующий Владимир Путин Указы белән билгеләнгән. Срок тәмамлангач, хәрби хезмәткәр эштән китә. Ул яңадан хезмәткә барырга мөмкин, ләкин икенче тапкыр махсус контракт булмаячак. Махсус контрактның тагын бер үзенчәлеге – сугышчыны башка батальонга күчерә алмыйлар, дип яза buzdyaknews.ru.

Дрон операторы 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге ир-егет кенә була ала. Юмагужин билгеләгәнчә, бүген дроннар – төп корал. Һәм БПЛА белән виртуоз идарә итәргә сәләтле яшь егетләр.


Шуңа бәйле рәвештә батальонга әле срочный хезмәтне үтмәгән яки студентлар да эләгергә мөмкин. Өйләренә кайткач, аларны башка чакыру көтмәячәк, алар Ватанга бурычларын үтәделәр. Моннан тыш, аларга СВО катнашучылары буларак барлык ташламалар да беркетеләчәк.

Юмагужин билгеләп үткәнчә, Башкортстанда гына да республика Башлыгы указы нигезендә 56 ташлама бирелә. Алар барысы да саклана. Аларның ничек эшләвен безнең хәрби хезмәткәрләр тоя.

Муса Гәрәев исемендәге батальонда Русиянең башка субъектларында яшәүчеләр дә хезмәт итә ала. Республикага килергә, медицина комиссиясен узарга һәм контракт төзергә кирәк. Хезмәт сугышчан чик сызыгыннан 30-60 км ераклыкта бара. Артур Юмагужин хәрбиләрнең хезмәт хакы һәм бонуслар турында җентекләбрәк сөйләде:

"Хәрби хезмәткәр контрактка кул кую белән, 60 мең сум ала – рядовойның хезмәт хакы. 10 көн – ике атна эчендә 400 мең сум күләмендә түләү керә. Чик аша чыкканнан соң 200 мең сум түләнә. Башкортстаннан: ай саен 60 мең сум, аннары 3 ай хезмәт иттем – 200 мең сум, тагын 3 ай – тагын 200 мең сум, ярты елдан соң – соңгы 200 мең сум. Ватылган техника өчен 25 мең сумнан алып миллионга кадәр алырга мөмкин".

Исемле батальонга гаризалар Уфада Октябрь революциясе ур., 3 адресы буенча кабул ителә. Кирәкле мәгълүматны 8-908-358-00-00, 8-995-948-65-41 телефоннары аша алырга була (9дан 18 сәгатькә кадәр).

Фото: buzdyaknews.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас