Иҗат бәйрәмен Язучылар берлеге рәисе урынбасары Фәния Габидуллина ачты һәм китап авторы турында кыскача белешмә бирде.
Талантлы шагыйрьләр нәселеннән булган Ләйсән Гатауллина Кушнаренко районының Әхмәт авылында туган. БДУда укыганда “Өмет”тә, “Тулпар”да мәкаләләре, шигырьләре басыла башлаган. 1999 елның җәендә диплом алу белән “Кызыл таң”ның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә эшкә килде. 2006 елда Казанда үткән яшь иҗатчылар бәйгесендә җиңүгә иреште. “Китап” нәшриятында 2007 ел-да – “Яшьләр тавышы” сериясендә “Яшенле төн” дигән беренче җыентыгы, 2012 елда балалар өчен “Яңа ел бүләге” дип аталганы дөнья күрде. 2014 елдан – Башкортстан һәм Русия Язучылар берлекләре әгъзасы.
Ләйсән Гатауллина (тиз-дән ул Якупова булып китте) хезмәт биографиясен мин эшләгән бүлектә башлап җибәргән иде. Аның өйрәнчеклек чоры булмады да дияр идем. Нинди эш кушыла – вакытында һәм сыйфатлы итеп эшләп тә куела. Хәтта эш җиткереп булмый башлады. Башка бүлекләрдә, “Әллүки” журналында бераз эшләп алганнан соң – янә әдәбият һәм сәнгать бүлегендә. Үз урынында! Инде еракта калган 1999 елдагы кебек үк, һәр эшне намус белән, җиренә җиткереп, тавыш-тынсыз гына башкарып килә.
Гомумән, гәзит редакциясендә эшләүчеләр, барыннан да элек – йөк атлары. Нинди генә олы талант ияләре булса да, алардан беркем дә шигырь дә, хикәя дә, драма да сорамый. Әдәби әсәрләрен алар буш вакытларында ял һәм йокы исәбенә күңел өчен генә язарга мәҗбүр. Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш, Әнгам Атнабаевлардан килгән эстафетаны “Кызыл таң” шагыйрьләре горурлык белән дәвам итә. Шуларның берсе – әлбәттә, Ләйсән Якупова.
Сүз “Китап” нәшрияты-ның милли әдәбиятлар бү-леге мөдире Гөлшат Абдуллинага бирелде:
– Мин Ләйсәннең өч китабын чыгаруда да катнаштым, – диде ул. – Сәләтле шагыйрә икәнлеген ул китаптан китапка, шигырьдән шигырьгә раслый бара. Үтә тыйнак! Күп авторлар эш барышында җыентыкның күләмен арттыруны, шигырьләр өстәүне сорап, теңкәгә тияләр. Ләйсәннән, киресенчә, үзеннән сорап алабыз. “Кыскалыкта – осталык” принцибы белән тиярен генә яза. Аның “Яңа ел бүләге” китабын шундук сатып алып бетерделәр. Чөнки андагы хикәяләр – балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, башлангыч сыйныфларда укучылар өчен кыска гына вакыт эчендә укып чыгып, әңгәмә үткәрә торган әсәрләр. Алар тәрбия сәгатьләре өчен махсус язылган диярсең. Бу факттан чыгып, Ләйсәнгә балалар әдәбияты юнәле-шендә активрак эшләргә киңәш итәсем килә.
Шагыйрәнең бәйрәмен ямьләргә кушнаренколылар – район китапханәләр системасы директоры Мин-зилә Вәлиева, китапханәнең бүлек мөдире Илүсә Әсмәндиярова, Сәет авылыннан мәдәният хезмәткәре Резеда Сабитова, Әхмәттән мәгариф ветераны Фәнисә Фәхретдинова килгән. Алар якташларының иҗаты, эшчәнлеге белән соклануларын, горурлануларын белдерде һәм район хакимияте башлыгы кул куйган тәбрик-ләү хатын тапшырды. “Ләйсән Рәфит кызы! Без, райондашларыгыз, Сезгә иң ихлас теләкләребезне – шатлык-сөенечләр, ныклы сәламәтлек, алдагы елларда да яңадан-яңа уңышлар, туган ягыбызга ямь биреп торуыгызны телибез!” – диелә хатта. Моннан тыш, Резеда ханым Ләйсән Якупова шигыренә язган җы-рын да башкарды.
“Кызыл таң” гәзите һәм “Тулпар” журналы хезмәткәрләре дә китап туена күмәкләп килде, каләмдәшебез иҗатына карата фи-керләрен әйтте, теләкләрен җиткерде. “Тулпар”чылар-ның өчесенең – Язучылар берлеге әгъзаларының чыгышлары түбәндә бирелә.
Китапның исем туенда, шулай ук, вузлар укытучылары – БДУдан Лилия Сәгыйдуллина, БДПУдан Альбина Хәлиуллина, “Башкортостан укытыусыһы” журналының бүлек мөхәррире Тәнзилә Миңнеәхмәтова, шагыйрь Венер Фәттахов Ләйсән Якупова шигъриятенең аеруча студентлар, укучы яшьләр күңеленә хуш килүе турында сөйләде. Кичә ахырында автор берничә яңа шигыре белән таныштырып үтте.
Фәрит Фаткуллин.