Фестиваль тантаналы рәвештә Яңавыл шәһәрендә ачылды.
Аннары эстафетаны Краснокама районы кабул итте. Анда "Башкортстанда яшәүче фин-угыр халыкларының үзенчәлекле мәдәниятен саклау һәм үстерү" дигән семинар һәм "Мари чибәре" республика гүзәллек конкурсы булды.
Мишкә районында иң яхшы фольклор коллективлары "Ший мундыра" конкурсына җыелды.
Тәтешле районында фестивальнең Гала-концерты узды. Чарада Борай, Мишкә, Балтач, Калтасы, Краснокама, Яңавыл, Тәтешле районнары һәм Агыйдел шәһәренең иҗат коллективлары чыгыш ясады.