Шул ук университетның татар әдәбияты кафедрасында өлкән лаборант, ассистент була, татар теле һәм әдәбияты буенча студентларга лекцияләр укый, “Лиро-эпик жанрлар”, “Һади Такташ: иҗат эволюциясе” дигән темаларга махсус курслар алып бара. “Шәехзадә Бабич: тормыш юлы һәм иҗат эволюциясе” дигән гыйльми хезмәт тә язган. Филология фәннәре кандидаты. Татар халык иҗатын өйрәнә: татар балладалары буенча гыйльми хез-мәтләр яза: татар мифларын, шул исәптән аларның өй, тау, урман ияләре турындагыларын да өйрәнә. Гомумән, халкыбызның борынгы йолаларын, гореф-гадәтләрен саклауга зур өлеш кертә.
Галимҗан Гыйльманов 1986 елдан Татарстан китап нәшрия-тында мөхәррир, нәфис әдәбият редакциясе мөдире вазыйфаларын башкара. Язучылар берлегендә, “Казан утлары” журналында эшләп ала. Шуннан республика Министрлар кабинеты аппаратының мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлегенә баш консультант итеп күчерелә. Сектор мөдире дә була. Шунда пенсия яшенә кадәр эшләп, былтыр китап нәшриятына яңадан әйләнеп кайта.
Галим һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан каләмдәшебез-нең балалар өчен шигырьләр, хикәяләр, повестьлар, мәктәп сәхнәләрендә куярлык пьесалар иҗат итүе күптән билгеле иде миңа. Ә инде өлкәннәр өчен дә язучы икәнлеген чагыштырмача күптән түгел белдем. 2007 елда Татарстан китап нәшриятында аның “Оча торган кешеләр” дигән зур проза китабы басылып чыккан. Анда шулай дип аталган роман, “Шартлау”, “Табылган хатлар” кебек повестьлары, бәян-нәре урнаштырылган.
Менә шул китабы аша мин Галимҗан Гыйльмановның киң сулышлы прозаик икәнлеген ачтым. Ул өлкәннәр өчен ярымреалистик, ярымфантастик “Оча торган кешеләр” романын язган, жанрын “Иясез язмышлар хакында бәян” дип куйган. Әйе, бу — бераз маҗаралы, бераз уйлап чыгарылган әсәр. Сәүбән белән Сәвия бер-берсен ярата, әмма юллары аерыла. Унсигез елдан соң Сәүбән туган ягына кайта, шунда аның оча торган сәләте ачыла. Кешеләргә ул яхшылык та, яманлык та эшләмәгән. Авыруга сабыша: әле төшендә, әле өнендә каңгыра.
Шулай да миңа якташ әдипнең “Шартлау” һәм “Табылган хатлар” повестьлары ныграк ошады. Узган гасырның туксанынчы елларыннан соң татар әдәбия-тында да, Башкортстанда да Чечен сугышы турында бихисап повестьлар язылды. “Шартлау” — шуларның берсе һәм иң күренеклесе дигән фикердә мин. Бу аңлаешсыз сугышны биредә турыдан-туры гаепләү дә юк. Шулай да... Тыныч тормышта Кавказ тауларында хезмәт иткән солдатның хәрәкәтсез гәүдәсен туган өенә алып кайтып сузып салып куюны ничек аңлатырга? Ата-ананың күзләрендә бу сугышка, аны кабызган ил җитәкчеләренә нәфрәт кенә чагыла. Бер чечен егетен, капчыгында патрон тапкан өчен, “федераллар” дип йөртелгән гаскәрдәге безнең солдатлар атып үтерә, чечен авылында кыз балаларны көчлиләр икән. Татар егете Дилүс тә шундый ук “батырлык” күрсәтә. Булат кебек авылына кайта. Ул исән-имин, ә иптәше Булат урын өстендә ята.
Ә элек, армиягә алынганчы, бу ике егет Фәүзия исемле кызны яратып йөргән, имеш. Фәүзия хәрәкәтсез Булатны карый, ә Дилүс, алар янына кереп, Фәүзиягә бәйләнә. Дилүс — электән бәйләнчек, холыксыз бәндә, учында — Чечнядан алып кайткан граната... Шуны, чекасын ычкындырып, хәрәкәтсез яткан Булатка тоттырып куя. Шулкадәр дә кыргыйлык, ерткычлык булыр икән!
Сугыш бетмәгән, ул әле аларның авылында да дәвам итә. Чекасы ычкындырылган граната барыбер шартлаячак бит. Шартлаячак! Ул кешеләрне уяу булырга, иң кыен чакта да кеше булып калырга чакыра.
“Табылган хатлар” повесте дә, чын сәнгать әсәре буларак, укучыны һич битараф калдырмый, җанны тетрәндерә. Совет иле таркалгач, бездә бомж дигән-нәре пәйда булды, дип яза автор.
Бомжлар турында әдәбият та укып торабыз хәзер.
Бомжлар — кемнәр алар? Дөньясыннан бизгән, башкалар син дә мин рәхәтләнеп яшәп яткан гадәти тормыштан туйганнармы? һәрберсенең үз кушаматы бар икән: Сало — украин татары, Кирпеч, Чүлмәк, Люмин (алюминий сүзенең кыскартылган варианты). Ә әсәрдәге төп герой Таһир монда “Почта” булып йөри. Почта иске шәһәр йортлары җимерелгәндә килеп чыккан хатларны укырга ярата икән.
Бу — бомжлар турында повесть. Юк, бу чын мәгънәсендә Таһир белән Зөһрә кыз турында мәхәббәт повесте икән ләбаса! Таһир, үзе әйтмешли, тормышта гел үз Зөһрәсен эзләгән һәм тапкан.
Казанда ресторанда барып таба ул үз Зөһрәсен! Алар яшь егетләр белән күрше өстәл артында утыра, ә Таһир, шундагы бер кызга күзе төшеп, аны биергә чакыра. Бу кыз, чынлап та, Зөһрә булып чыга. Танышалар. Барысы да шул бер бию дәвамында була: табышалар, танышалар, тагын очрашырга сүз куешалар. Ләкин... Менә шул “ләкин”нән соң башлана да инде. Таһир, әнисенең әҗәл чире белән ятуы турында хат алып, авылына кайтып китә. Зөһрәсе янына бара алмый. Бер ел үтә. Шуннан кызны оныта алмый, эзләп, Казанга килә. Зөһрә... Зөһрәсе яңа танышкан егете белән бер айдан никахка керергә йөри!.. Бер ай, утыз көн калган... Таһир Зөһрәдән аңа утыз хат — көненә берәр хат кына язарга рөхсәт сорый һәм яза. Утыз мәхәббәт хаты.
Соңыннан шул мәхәббәт хатлары бомж Таһирның кулына килеп керә...
Менә шундый маҗара, мәхәббәт повесте. Иң ахыр чиктә мәхәббәт тантана итә, Таһир барыбер үзенең Зөһрәсен таба.
Матур мәхәббәт кыйссасы. Күңелгә ята, укучыны җылы лирик хисләргә чорный. Шундый әсәрләр яза икән якташыбыз, галим һәм әдип Галимҗан Гыйльманов.
Аны бит илһамга авылдашы Шәехзадә Бабич рухландырган. Рухы нык, юлы якты шәхес итеп тәрбияләгән.
Ринат Камал.