+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
23 Января 2019, 21:00

Аның иҗаты — Ватанны кайнар сөю үрнәге

Совет әдәбияты классигы Максим Горькийның: “Язучы ул – үз иленең, үз сыйныфының сиземләү органы, ул аның колагы, күзе һәм йөрәге. Шул ук вакытта ул – үз дәверенең авазы”, — дигән сүзләре бар. Мәҗит Гафуридән соң 36 ел үткәч, икенче булып, “Башкортстанның халык шагыйре” исеме бирелгән, гаять бай әдәби мирас калдырган олы талант иясе Рәшит Нигъмәтигә карата да әйтеп була ул сүзләрне. Башкорт һәм татар кешеләренең берничә буынының яраткан шагыйре иде ул. Кызганычка каршы, аның шәхесенә, иҗатына мөнәсәбәт соңгы өч дистә елда, җәмгыятебездә барган ыгы-зыгы, болгавырлык аркасында, салкыная төште. Башкорт әдәбиятының тарихын, чыганакларын, классикларын хөрмәт итүчеләр өчен күңелсез хәл бу, әлбәттә. Бөтен иҗаты Ватанны кайнар сөю, халыклар арасында дуслыкка, намуслы хезмәткә, тынычлыкка дан җырлау белән сугарылган андый шәхесләрнең исеменә күләгә төшәргә тиеш түгел. Бернинди иҗтимагый корылыш шартларында да!

Добавить в предпочтительные источники Google
Рәшит Нигъмәти исеме минем дә бала чактан ук колагыма керә иде. Укыган, ишеткән шигырьләре аша... ”Укучыларым Рәшит, Әмир, Хәй, Батыр, Фатыйма, Шәрифә нинди зур кешеләр булып китте-ләр!” — дип горурлана иде нәнәй-нең бертуган сеңлесе Зөһрә Жданова. Сүз күренекле каләм осталары Рәшит Нигъмәти, Әмир Чанышев (БДУда да укытты), Хәй Мөхәммәдъяров (сугышта батырларча һәлак булган), Батыр Вәлид, республиканың мәгариф министры булып 16 ел эшләгән Фатыйма Мостафина, ВЛКСМ Үзәк Комитеты секретаре дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән Шәрифә Тимергалина турында бара иде. Зөһрә әбекәбез аларны Уфада 1924 елның көзендә ятим балалар өчен ачылган В. И. Ленин исемендәге интернат-мәк-тәптә укыткан, тәрбияләгән. Әмир Чанышев ул чор турында соңрак үзенең “Күңел түрендә” дигән китабында да язды.
Рәшит Нигъмәти юбилее уңаен­нан язарга ниятләгәч, аның әсәр-ләренә, замандаш каләмдәшлә-ренең аңа бәйле истәлекләренә кабат күз салдым. 1976 елда бик матур, зәвыклы итеп басылган “Дүрт моң” дигән китапны янә кул­га алдым. Ул вакытта бездә халык шагыйрьләре барлыгы дүртәү, исәннәре икәү иде. “Дүрт моң”да алар, ягъни Мәҗит Гафури, Рәшит Нигъмәти, Мостай Кәрим, Сәйфи Кудаш шигърият­ләреннән үрнәк-ләр, аларның иҗатларына әдәбият галиме Ким Әхмәтҗановның күзә­түе урын алган.
Рәшит Нигъмәтинең улы Нур Нигъмәтуллин Ленинград политехник институтының физика-математика факультетын тәмамлаган. Озак еллар Украина Гомумдәүләт Атом энергетикасы министр­лы-гының Дәүләт секретаре урынбасары вазыйфаларын башкарып пенсиягә чыкты. Әле дә Киевта яши, илнең шактый абруйлы шә-хесләренең берсе. Нур Рәшит улы белән без хат алыштык, телефон аша да сөйләш­кәләдек.
Халык шагыйренең өлкән кызы Флорида, БДУның биология факультетында югары белем алып, кырык елдан артык Уфаның 1нче педагогия училищесында (колледжында) укытты. Икенче кызы Лариса, Ленинградтагы Театр, музыка һәм кино институтында һөнәр үзләш­тереп, Башкортстан телеви­дениесендә режиссер булып эш-ләде. Кызганычка каршы, якты дөньядан иртәрәк китте.
Флорида ханым, өйләрендә сөйләшеп утырганда, үзләренең ерак тарихтан килгән нәсел шәҗә-рәсе (ә ул бик матур эшләнеп, стенага элеп куелган) белән таныштырды, әтисенең биогра­фия­сенә бәйле фәһемле мәгълүмат-лар бирде.
—1557 елда Русия дәү­ләтенә кушылганда килешүгә кул куйган шәхесләр­нең берсе — Үсәргән ыруы кенәзе Бикбау бәй токымыннан булабыз икән, — ди ул. Ерак бер бабабыз Самара губернасындагы Диңгезбай авылына нигез сал­ган. Әтинең үзенең затлы нәселдән икәнлеген әйткәнен бер дә хәтерләмим. Белмәгәндерме, белгәнен яшергәндерме. Заманы да шундый иде бит. “Мин — батрак баласы!” – дип горурлана иде. Чыннан да, әти 1909 елның 9 февра-лен­дә Диңгезбай авылында үтә ярлы гаиләдә туган.
Әйткәндәй, Фатыйма Мостафина да шул авылныкы. Ыргыз буендагы шушы төбәк авыллары башкорт әдәбиятына тагын Һәдия һәм Гобәй Дәүләтшиннарны да биргән.
Шагыйрь үзенең бала чагы турында: “Авыл ярлысы малаеның нинди шатлыгы булсын? Мин кулыма уенчык тотып үсмәдем. Калач, керәндил, кәнфит дигән нәрсә­ләрне әтием елга бер-ике була торган ярминкәдән берәр кадаклап кына алып кайта иде”, — дип яз-ды. Тугыз яшьтә — әнисез, унике-дә әтисез калган бәләкәй ге­нә башкорт малае тәүдә Самарадагы балалар йортында сыену урыны таба. Идел буенда каты ачлык башлангач, балалар йортын Украи­наның Монастырище шәһә­ренә күчерәләр. Тәрбияләнү­челәрнең берсе Фатыйма Мостафинаның әнисе булган. “Украин җирендә баш­кортча сөйләшеп йөри идек, шул ук вакытта украин телен дә бик яраттык, аны тиз өйрәндек”, — дип еш хәтерли торган булган халык шагыйре. Үзен кызганыч язмыштан тартып алган һәм хәстәрле тәрбияләп үстергән Совет хөкүмә-тен — анам, ә башлап үз кочагына алган Украина һәм Башкортстан җирен хаклы рәвештә Туган илем дип атый.

Җиде ятим идек. Украина
Безне үзенә уллар ясады.
Һәм без ерак
Монастырищены
Батькивщина дип атадык,
—
дигән юллары бар аның шигырьләрендә.
Халык шагыйре Мостай Кәрим болай дип язды: “Безнең ике халыкны бәйләүче туганлык җеплә­ре турында уйлаганда минем күз алдыма халык шагыйре Рәшит Нигъмәти образы килеп баскандай. Аны башкорт җире дөньяга китер­гән, 1921 ел ачлыгыннан Украина коткарып калган. Үз коткаручысын шагыйребез соңыннан Туган илем (Батькивщина) дип атый. Моның өчен без, башкортлар, Рәшит Нигъ-мә­тинең икенче ватанына рәхмәт-лебез”.
Ачлык дәһшәте кими төшкәч, туган авылына кайткан Рәшит, ерак кардәшләрендә гомер кичереп, крестьян хезмәте белән шө­гыль­ләнә. Нәфис әдә­биятка тартылу үсмер чактан башлана. Күп укый. Г. Тукай, Г. Ибраһимов, М. Гафури әсәрләрен, шулай ук башкорт авыз-тел иҗатын яхшы белә. Әдәбиятка, гыйлемгә булган омтылыш үзен әллә кайларга әйди. Уфада 1924 елда ятим балалар өчен интернат-мәктәп ачылуы бу канатлы уйларын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә. Шушында укыганда шигырьләр язып, республика гәзитләрендә, “Чәчән” журналында бастыра башлый. Бишенче сыйныфтан соң Мәскәүгә барып, рабфакка укырга керә. Әмма, авырып китү сәбәпле, белем алуын Уфадагы рабфакта дәвам итә. 1931 елда аны Туймазы районының “Ленин юлы” гәзитенә эшкә тәгаенли­ләр. Монда ул үз эшен корректорлыктан башлап, үткен каләмле журналист булып җитешә, шигърият белән торган саен активрак шөгыльләнә.
Рәшит Нигъмәтинең 1933 елда “Кереш” дигән беренче шигъри җыентыгы чыга. Шул ук елда Ерак Көнчыгышка армия хезмәтенә китә. Өч елдан соң шул ук район гәзите­нә эшкә кайта. Районның орлыкчылык лаборато­риясендә эшләүче Сания исемле татар кызына өйләнә. Бер елдан тәүге кызлары Флорида туа. 1938 елда поэма һәм шигырьләре тупланган “Давыллар тудырган гомер” китабы нәшер ителә. Шул ук елда аны СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп алалар.
— Әтиегезгә репрессия җил-ләре кагылмаганмы соң? — дип сорыйм Флорида ханымнан.
— Рәсми чыганакларда бу турыда мәгълүматлар юк, — ди ул. — Әмма тынычлыкта да калдырмаганнар. Мин әле имчәк баласы гына чакта бер төндә безнең ишекне килеп шакыйлар: “Рәшит, сине кулга алачаклар, тизрәк Туймазыдан чыгып кач”, — диләр. Әти кискен генә карарга килә торган кеше иде — берничә сәгать эчендә әни белән җыеналар да, мине күтәреп, Диңгезбайга кайтып төшәләр. Ләкин андагы туганнар кабул итми. Әтинең армиядә бергә булган иптәшенең адресы буенча Казахстанга юл тоталар. Без шәһәр-авыллардан еракта көтүчеләр җәйләвенең тирмәсендә ярты ел яшәгәнбез. Шуннан әнинең Гөлсем исемле апасы хат җибәргән. “Си­нең өстән донос язган кеше хәзер үзе дә юк, куркыныч үтте, кайтыгыз”, — дигән. Әти үзен нәрсәдә гаепләргә маташканнарын белмә-де, бәлки, тәнкыйть мәкаләләре өчен берәрсе үч алмакчы булгандыр.
Армиядә мәргән снайпер бул­ганлыгын исәпкә алып, 1942 елда әтине Алкинога яшь яугирләрне төз атарга өйрәтү инструкторы итеп чакыралар. Анда туберкулезы көчәеп, үләр чиккә җиткәч, табиблар бу хакта әнигә хәбәр иткән. Әни белән Гөлсем апа, кемнәндер җигүле ат сорап алып, зур толыпка төреп, әтине өйгә алып кайтканнар.
Нур дөньяга килгән 1943 елда Язучылар берлеге рәисе Сәйфи Кудаш әтине, әдәби мохитнең уртасында кайнау, дәвалану мөмкин-лекләрен арттыру максатында, Уфага күчертүне хәстәр­ләгән...
Рәшит Нигъмәти 1939 елда язган һәм иң популяр әсәрләреннән саналган “Ямьле Агыйдел буйлары” поэмасында Туган илне сын­лан­дыруның фольклор традиция­ләренә таяна, шул ук вакытта бу теманы яңача ачуга да ирешә. Халык һәм аның язмышы хакындагы әсәрнең халыкчан образларга нигезләнүе бик табигый. Шуңа күрә әсәрнең аталашыннан ук фольклорча фикерләүнең көчле авазларын ишетергә мөмкин.
Бөек Ватан сугышы еллары Нигъмәти иҗатының яңа баскычка күтәрелүен билгели. Илебез язмышы хәл ителгән бу авыр һәм героик чорда шагыйрь бөтен көчен Ватанга хезмәт итүгә, совет кеше-ләрен көрәшкә рухландырырлык ялкынлы әсәрләр тудыруга бирә. “Туган илем өчен”, “Ана сүзе”, “Үч ал, патриот!”, “Басуга, туганнар!” кебек көчле публицистик шигырь-ләре халкыбыз күңеленә ватанпәр-вәрлек ялкыны салу, дошманга нәфрәтне арттыру рухы белән сугарылган. Аның бу чор поэзия­сендә кешеләрнең әхлакый-сәяси бердәмлеге, батырлык сыйфатлары, фронт һәм тыл бердәмлеге чагылдырыла. Алар бигрәк тә шагыйрьнең поэмаларында төп урын ала. Мәсәлән, “Үтер, улым, фашистны!” поэмасында Башкорт атлы дивизиясенең Дон яланнарындагы сугыш күренешләре аша совет халкының җиңелмәслеге, каһарманлыгы күрсәтелә. “Синең кәләшеңнең хатлары” поэмасында исә якташларыбызның күңел сафлыгы, ихтыяр көче, патриотик хис-ләре фронтовик егетнең һәм аның сөйгән кәләшенең хатлары аша бик җылы, самими итеп сурәтләнеп бирелә. Нигъмәти поэзиясенең сугыш елларындагы популярлыгы шуннан да ачык күренә: аның күпчелек шигырьләре басу станнарында, клуб сәхнәләрендә, радио аша еш яңгырый торган була, шигырь-поэмалары башкорт солдат­ларының кесәләрендә йөрүче әсәр­ләргә әйләнә, җырлары, шигырь­ләре фронт хатларына күчә.
Сугыштан соңгы иҗади эшчән­легендә дә Нигъмәти талантының яңадан-яңа сыйфатлары ачыла бара. Заманның актуаль сәяси темаларын күтәргән, замандашла-рының җанлы образларын сурәт-ләгән бик күп әсәрләр яза. Халкы-бызның данлы тарихи юлын гәү-дәләндергән — “Большевик”, колхоз тормышын, аның алдынгы кешеләрен күрсәткән “Сакмар кызы” поэмалары, гомумән, башкорт әдәбияты өчен әһәмиятле әсәрләр булып таныла. “Очкыннан ялкын...” поэмасы, шулай ук, мөһим урын алып тора.
Республикабыз укучыларына Рәшит Нигъмәти шагыйрь генә түгел, ә оста драматург һәм тәр­җемәче, ялкынлы публицист буларак та яхшы таныш. “Врач Гыймранов”, “Агыйдел ярында”, “Урман шаулый” һәм башка пьесалары Башкорт академия драма театры сәхнәсендә куелды. Урыс классик һәм совет әдәбиятыннан бигрәк тә В. Маяковскийдан өйрән­гән Р. Нигъмәти өчен урыс әдәбия­тының иң яхшы үрнәкләрен башкорт теленә тәрҗемә итү эше үзе бер поэтик мәктәп була. А. Пушкин һәм Н. Некрасовның аерым әсәрләрен, В. Маяковскийның “Владимир Ильич Ленин”, “Бөтен тавышка” поэмаларын, Д. Фурмановның — “Чапаев”, П. Павлен­коның — “Бәхет”, В. Катаевның — “Ялгыз җилкән күренә агарып”, С. Злобин­ның “Салават Юлаев” романнарын, “Игорь полкы турында сүз” эпосын башкортчага тәрҗемә итә.
Әдәбият өлкәсендәге зур казанышлары өчен Рәшит Нигъмәти Хезмәт Кызыл Байрагы һәм ике “Почет билгесе” орденнары белән бүләкләнә. Илле яше тулган көн-нәрдә аңа “Башкортстанның халык шагыйре” исеме бирелә.

“Рәшит Нигъмәтинең 50 яшьлек юбилее әрнү катыш тантана булып калды күңелдә, — дип яза истәлекләрендә Мостай Кәрим. — Ул чакта, 1959 елның февра-лендә, шагыйрь каты авыру иде. Кәефе аязлы-болытлы. Ихтыяры көчле, табигате чыдам булса да, еш кына төшенкелеккә бирелә. Юбилей үткәрүгә каршы килмәде. Хәтта күңеле күтәре­леп китте. Хөкүмәт тә, җәмәгатьчелек тә, язучылар да ихлас хөрмәт күр-сәтте. Аңа “Халык шагыйре” ди-гән олы исем бирелде. Матбугатта, радиода, тантаналы җыелышта бу зур талант иясе-нең иҗатына лаеклы югары бәя бирелде.
Йола саклап, Нигъмәтиләр өйдә табын җыйдылар. Кеше күп түгел иде. Рәшит, чирен дә, рәсми тантанасын да онытып, кунак сыйлаучы алчак, шат хуҗага әйләнде. Кыстады, сыйлады, шаян сүзләр әйтте. Кеше җырлаганда көйгә кушылды, кеше биегәндә селкенгән булды. Ялгызы гына да җырлады. Күңеле талпынган, яки, киресенчә, боеккан мәлләрендә җырлый торган үзенең генә бер җыры бар аның.

Һаваларда яна якты йолдыз —
Февраль микән,
әллә март микән?
Эчкәемдә минем бер төер бар,
Хәсрәт микән,
әллә дәрт микән?..


Шушы кичтә мин бу җырны соңгы тапкыр ишеттем. Шаулы табын озак тынып калды.
Бераздан соң Рәшит алгы бүлмәгә чыкты. Мин аңа иярдем. Ул, диванга утырып, ике кулы бе­лән битен каплады. Шунда ук йө-зен ачты, ике күзе тулы яшь иде.
—Утыр әле, — диде. — Бу көннәрдәге мәшәкать бая бер секундка гына минем җеназама репетиция сыман күренде.
Коточкыч сүзләр. Аркасыннан сыйпап юатыргамы, әллә кушылып еларгамы? Юатмадым, бөтен көчемне җыеп, янәсе, ачуланган булдым:
— Имансыз сүз сөйләмә! Шайтан түгелсең лә...
— Гафу ит. Бер мәлгә җаным өшеп китте.
Ничек җылытырга аны? Көн­нән-көн сүнә бара, сүнә бара бит...
Рәшит туберкулез госпи-талендә ятканда хәлен белергә баргаладым. Соңгы тапкыр аның палатасында кепкамны онытып калдырганмын. Миннән соң килгән Саниягә биреп җибәрмәгән. “Тагын килер әле, бөдрә чәчле башына шунда үзе киеп китәр”, — дигән.
Миңа ул көннәрдә кинәт чит илгә сәфәр чыгарга туры килде. Башкача күрешмәдек. Минем кайтуымны көтмәде. Китеп барды. Аның палатасында калган кепкам мине әле дә булса көтә сыман. Көтәргә дә күп калмагандыр инде...”


Башкортстанның халык шагыйре Рәшит Нигъмәти 1959 елның 13 октябрендә вафат була. Агый­делнең текә ярында, Н. К. Крупская исемен йөрткән бакчада җирләнә. Аны соңгы юлга озатырга килгән Хәсән Туфан ике көннән “Совет Башкортостаны” гәзитендә түбән-дәге шигырен бастыра:

“Беренче кат, гүя, ял итәсең
Төшлегендә гүзәл гомернең.
Күзеңне ач, Рәшит:
Казаннан мин
Кайнар сәлам сиңа китердем
Күмәргә мин сине килдеммени...
Чая энем, кыю чәчәнем!
Иҗатыңа, үлмәс иҗатыңа
Тик кунакка килде Хәсәнең.
Юк, үлемгә бирми сине яшәү
Җиңелүне белмәс Рәшитен:
Бирми сине —
гомер мәңгелекле,
Үлми торган халык шагыйрен.”


Фәрит Фаткуллин.