Муса Җәлилнең фатыйхасы белән
Герой-шагыйрь Дүртөйленең яшь авторларының иҗади үсешенә юнәлеш биргән.2016 елда “Кызыл таң” гәзитендә “Линария” (Фронтовик-шагыйрь Бәдрүш Мокамайның кызы әтисе турында истәлекләрне кадерләп саклый), “Данлы җиңү белән кайтырмын!..” (Бәдрүш Мокамайның хатыны Клавдия Архиповага хатлары) дигән күләмле язмаларым басылган иде. Аларда фронтовик-шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына тирән байкау ясала. “Язсаң, язсаң, Тукай, Такташ кебек язарга кирәк! Мин Такташ әсәрләренә, аеруча “Мокамай” шигыренә гашыйк. Такташны яратканга күрә үземә “Бәдрүш Мокамай” дигән кушамат алдым. Җитмәсә, Такташны күреп тә беләм. Минем басылган шигырьләрем хакында Такташ матбугатта язып чыкты... Яшь шагыйрьләрдән Зыя Мансур ошый... 1934 елда без, әдәбият түгәрәге әгъзалары, “Атака” дигән әдәби җыентык бастырып чыгардык. Аның хакында Муса Җәлил рецензия язды. Мин Җәлилне дә күреп беләм”, — дигән Бәдрүш Мокамай Самат Шакирга Казанда очрашкач.
title